К основному контенту

"Безнең балалар террорчы түгел"


14 февраль 2019

Төрмәләргә утыртылган мөселманнарның якыннары Татьяна Москалькова (уңнан өченче) белән очрашты. Мәскәү, 5 февраль
Русиядә 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир" террорчы оешмалар исемлегенә кертелгәннән соң, 250дән артык мөселман шушы оешма әгъзалары булуда гаепләнгән санала. Әлеге мөселманнарның туганнары якыннарын азат итү өчен хокук яклаучылар белән очраша башлады.
Русиядә террорчы дип танылган оешмалар исемлеге киңәйтелде. Аңа "Чистай җәмәгате" оешмасы кертелде. Русиядә 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы террорчы дип танылгач, шул оешма әгъзасы булган өчен генә дә күп мөселманнар зинданнарга ябылды. Аларның әти-әниләре, хатыннары төрле мөрәҗәгатьләр язарга, очрашуларга йөрергә мәҗбүр.
5 февраль Башкортстан һәм Кырымнан "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы әгъзасы булуда гаепләнеп биш елдан егерме дүрт елга кадәр хөкем ителгән мөселманнарның ата-аналары, хатыннары Русиядә кеше хокуклары вәкиле Татьяна Москалькова белән очрашкан. Бу хакта Facebook битендә "Родительская солидарность" төркеме хәбәр итә. Әлеге төркемгә нигездә "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә гаепләнгән мөселманнарның туганнары, хокук яклаучылар керә.
"Родительская солидарность" инициатив төркем вәкиле Миләүшә Нурлыгаянова Азатлыкка әйтүенчә, аларның максаты бернинди начарлык кылмаган мөселманнарны азат итүгә ирешү.
Максатыбыз - төрмәгә утыртылган улларыбызны өйләренә кайтару
"Безнең йөрүләребез, очрашуларыбызның максаты - төрмәләргә утыртылган мөселманнарны, улларыбызны әти-әниләре, хатыннары, ятим калган балалары янына өйләренә кайтаруга ирешү. Алар бернинди дә террорчы түгел. Шуны аңлатыр өчен хокук яклаучыларга мөрәҗәгать итәргә булдык", ди ул.
​Узган ел ноябрь азагында алар Мәскәүдә бер "түгәрәк өстәл"дә булган инде.
"Аны "Кеше хокуклары өчен" хәрәкәте җитәкчесе Лев Пономарев оештырды. Монда Татарстан, Башкортстан, Чиләбе, Кырымнан "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә гаепләнгән мөселманнарның ата-аналары, хатыннары катнашты. Чарада катнашучы хокук яклаучылар безнең проблемны игътибар белән тыңлады һәм аңлады кебек. Шуннан соң 9 декабрьдә безне Мәскәүгә хокук яклаучылар корылтаена чакырдылар. Андагы хокук яклаучылар без сөйләгәннәрне тыңлап, хөкем ителгән мөселманнар белән булган хәлләрнеишетеп шаккатты. Бу корылтайда безгә бик күп кеше килеп нечкәлекләрен сорашты, кызыксынды, кызгану белдерде. Чөнки 2003 елның Русия Югары мәхкәмәсе нигезендәге карар сәбәпле генә бернинди террор кылмаган мөселманнарны йөгермешәр елга төрмәләргә утырттылар һәм утырталар”, диде Миләүшә ханым.
Хокук яклаучылар корылтаеннан соң да әлеге төркем вәкилләре Лев Пономарев белән даими элемтәдә торган.
"Бер көнне Пономарев шалтыратып хокук яклаучылар, журналистлар белән бергә адвокатлар катнашында җәмәгать тыңлаулары уздырырга җыенуын әйтте. Адвокатларның безнең проблемнарны тыңлавы нәтиҗәсендә ниндидер җитди карар чыгарга тиеш иде. 28 гыйнварда булган очрашуда Халыкара яклау теләктәшлеге үзәге җитәкчесе Каринна Москаленко, "Сова" мәгълүмат-аналитик үзәгеннән Александр Верховский, "Мемориал" хокук яклау үзәгеннән Виталий Пономарев, Сергей Давидис, танылган адвокат Юрий Костанов, Мәскәү Һелсинки төркеме вәкиле Валерий Борщев, "Ватандашлар теләктәшлеге" оешмасы җитәкчесе Светлана Ганнушкина, Кырымдагы хокук бозу эшләрен күзәтеп баручы Александра Крыленкова катнашты. Кырымнан адвокатлар һәм хокук яклаучы Лутфие Зудиева килде. Башкортстаннан ата-аналар бар иде.
Шуннан соң берничә көннән, 5 февральдә безне Русиядәге кеше хокуклары вәкиле Татьяна Москалькова кабул итте. Ул очрашу зур бер "түгәрәк өстәл" утырышына әйләнде. Анда мөселманнарның ата-аналарыннан тыш адвокатлар, хокук яклаучылар да катнашты. Башта ата-аналар үз хәлләрен сөйләде. Аннары адвокат Костанов террор гамәле кылмаган кешеләрне террорчы дип төрмәгә утыртуга тукталды. Ул дәлилләр тикшерелми торып карар чыгару дөрес түгел диде, чөнки мөселманнарны хөкем иткәндә бернинди корал, схемалар мәхкәмәдә каралмады. Мәхкәмә бары 2003 елда чыккан террорчы оешма дигән карарга гына нигезләнде.
Безнең күз яшьләре хисабына үзләренә йолдызлар, погоннар эшлиләр
Мисал өчен, "Мемориал" хокук яклау үзәге тарафыннан сәяси тоткын дип танылган Башкортстандагы 23 мөселманның эше каралганда мәхкәмәдә бары гаепләү тарафы гына игътибар белән тыңланды. Җинаять эшенең дүрт томы югалды. Әлеге югалган томнарны ничек кирәк шулай кире тупладылар. Кайбер шаһитләр "бу безнең сүзләр түгел" дип каршы да килгәләде. Безнең эшебезне башлаган 27 яшьлек тикшерүче инде мөселманнар эшен тикшергән ике-өч елда лейтенант дәрәҗәсеннән капитан дәрәҗәсенә үсте. Безнең күз яшьләре хисабына бу хезмәткәрләр үзләренә йолдызлар, погоннар эшләде.
Чиләбе, Кырым, Башкортстан, Татарстан һәм башка төбәкләрдә дә мөселманнарны утыртканда барысы да шул 2003 ел карарына гына нигезләнә.
Адвокат Юрий Костанов 2003 елда карар чыгару нечкәлекләрен сөйләде. Ул карар чыкканда ислам оешмаларыннан вәкилләрне чакырмауны хокук бозу дип бәяләде.
Очрашуда "Хизб ут-Тәхрир" турындагы карарны канунсыз дип танырга тәкъдим ителде, чөнки шул карар нигезендә генә дә 250дән артык кеше төрмәдә утыра. Аларның бит һәркайсының берничә баласы бар. Кырымтатарларының күбесендә 4-5әр бала. Бу бит социаль проблем дип әйтелде очрашуда.
Моннан тыш "Хизб ут-Тәхрир" террорчы оешма дигән карарны гамәлдән чыгару өчен 282нче маддә каралгандагы кебек эшче төркем төзү кирәклеге әйтелде. Аны күзәтеп баручы бер кеше билгеләнәчәк диелде", ди Нурлыгаянова.
Аның сүзләренчә, "Родительская солидарность" "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә хөкем ителгән 254 мөселманны теркәгән. Бу әле аларга мәгълүм саннар гына. Азатлык Татарстан һәм Башкортстанда хөкем ителгән мөселманнарның исемнәрен барлады.
Бүгенге көндә "Родительская солидарность" җыйган мәгълүматка күрә, Татарстанда "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә 71, Башкортстанда 67 кеше хөкемгә тартылган:
ТАТАРСТАН
2013 елда Казанда тоткарланган өч кеше 3,5 елдан 6,5 елгача хөкем ителде. Алар Русия Җинаять кодексының 282нче маддәнең 1,2нче өлешләре нигезендә гаепләнделәр. Бу - Илмир Имаев (инде азат ителде һәм Украинага китәргә мәҗбүр булды), Азат Хәсәнов, Илдар Шәйхетдинов.
2014 елда Казанда тоткарланган сигез кеше 16 елдан 19 елга кадәр хөкем ителде. Барысы да Русия Җинаять кодексы 205.5нче маддәнең беренче өлеше нигезендә гаепләнде. Бу - Әсхәт Хафизов, Азат Адиев, Ленар Сәитов, Рузил Дәүләтшин, Павел Хевронин, Тимур Үзбәков, Альберт Вәлиуллин, Радик Зарипов.
Казанда 2015 елда тоткарланган дүрт кеше 16 елдан 18 елга кадәр хөкем ителде. Барысы да Русия Җинаять кодексы 205.5нче маддәнең беренче өлеше нигезендә гаепләнде. Бу - Айрат Шакиров, Райнур Ибәтуллин, Арслан Сәлимҗанов, Наил Юнысов.
2016 елда Васильево бистәсендә тоткарланган ике кешенең берсе биш елга, икенчесе 15 ел 10 айга хөкем ителде. Русия Җинаять кодексы 205.5нче маддәнең беренче һәм икенче өлеше нигезендә гаепләнде. Бу - Булат Мәхмүтов, Тимур Садыйков.
2016 елда Казанда тоткарланган биш кеше 5 елдан 17 елгача хөкем ителде. Русия Җинаять кодексы 205.5нче маддәнең беренче һәм икенче өлеше нигезендә гаепләнде. Бу - Илшат Батталов, Әмир Хәкимуллин, Рамил Гатауллин, Марат Диндаров, Ибраһим Шәүкәтов.
2017 елда Казанда тоткарланган биш кеше Русия Җинаять кодексы 205.5нче маддәнең беренче һәм икенче өлеше нигезендә гаепләнә. Хәзер мәхкәмә утырышлары бара. Бу - Илнар Зиннәтов, Марат Туляков, Руслан Сөнгатов, Рөстәм Ямалиев, Ирек Насыйров.
2017 елда Әлмәттә тоткарланган сигез кеше Русия Җинаять кодексы 205.5нче маддәнең беренче һәм икенче өлеше нигезендә гаепләнә. Тикшерү тәмамланып, эш мәхкәмәгә тапшырылган. Бу - Әнәс Гимазетдинов, Ирек Мөхәммәтова, Азат Загиев, Ринат Ханнанов, Эмиль Шангареев. Җинаять эше Идел буе бүлгесенең хәрби мәхкәмәсенә тапшырылган. Мөселманнар Татарстаннан Самар тикшерү изоляторына җибәрелгәннәр.
Шулар арасыннан Марсель Сәлахетдинов, Рәсим Мамедов, Раил Хәмидуллинга карата җинаять эше туктатылган.
2017 елда Казанда тоткарланган 11 кешенең барысы да Русия Җинаять кодексы 205.5нче маддәнең беренче өлеше нигезендә гаепләнә. Бу - Марсель ГималиевФәрит Крыев, Азат Гатауллин, Сергей Держипильский, Руслан Габыйдуллин, Илнар Җәлилов, Зөлфәт Сабирҗанов, Абдукахор Муминджанов, Рөстәм Сәләхетдинов, Камил Матиев, Илназ Сафиуллин. Бер кеше эзләүдә.
2016 елда Әлмәттә дүрт мөслимәгә карата җинаять эше ачылды. Русия Җинаять кодексы 205.5нче маддәсенең икенче өлеше нигезендә гаепләнә. Барысы да эзләүдә: Айгөл Әхмәтова, Гөлия Мөхәммәтҗанова, Элеонора Хисамова, Ирина Фәррахова.
2018 елда тоткарланган 14 кешенең барысы да Русия Җинаять кодексы 205.5нче маддәнең беренче һәм икенче өлеше нигезендә гаепләнә. Бу - Айнур Шәмсетдинов, Радик Яппаров, Ренат Галимов, Фаил Алтынбаев, Камил Гыйльманов, Рамил Ишмиев, Данил Баһаутдинов, Зәфәр Якубов, Нияз Камалиев, Альберт Сайфуллин, Тальяр Минһаҗев, Алмаз Хәмдиев, Артур Валов, Нияз Зыятдинов.
2018 елда Татарстаннан тоткарланган биш кеше Русия Җинаять кодексы 205.5нче маддәсенең беренче өлеше нигезендә гаепләнәләр: Эдуард НизамовИлдар Әхмәтҗанов, Рәис Гыймадиев, Илмир Мотыйгуллин, Шамил Галимов.
Барлыгы – 71 кеше. Шулар арасыннан 15 кеше 205.5нче маддәнең беренче өлеше, дүрт кеше икенче өлеше, өч кеше 282.2 өлеше нигезендә гаепләнде.
205.5нче маддәнең беренче өлеше нигезендә гаепләнгән 33 кешегә, икенче өлеше нигезендә гаепләнгән 14 кешегә карата мәхкәмәләр һәм тикшерүләр бара.
Татарстанда барлыгы җиде кеше эзләүдә.
БАШКОРТСТАН
2013 елда Уфада дүрт кеше кулга алынды. Русия Җинаять кодексының 278нче маддәсе (30нчы маддәнең беренче өлешенә бәйле) нигезендә гаепләнеп 6 елдан 7 елга кадәр хөкем ителделәр. Бу - Евгений Кулагин, Рәсим Сатаев һәм Алексей Хамадаев, Айдар Гарифҗанов. (Аларны "Мемориал" сәяси тоткын диптаныды).
2014 елның февраль-июнь аенда Дүртөйледә кулга алынган сигез кеше Русия Җинаять кодексының 205.5 маддәсенең беренче һәм икенче өлешләре нигезендә гаепләнеп биш елдан ун елгача хөкем ителде. Бу - Илгиз Сәләхов, Шамил Хөснияров, Илшат Сәлимов, Газыйм Котлыяров, Руслан Асылов, Рөстәм Галимханов, Рөстәм Габдуллин, Айдар Фәйзуллин (Аларны "Мемориал" сәяси тоткын дип таныды).
2014 елның 1 ноябрендә тоткарланган Дүртөйле шәһәреннән бер кеше Русия Җинаять кодексының 205.5 маддәсенең икенче өлеше нигезендә гаепләнеп биш елга хөкем ителде. Бу - Илнур Маргамов.
2015 елда Уфа шәһәре һәм Уфа районыннан 23 кеше тоткарланып, аларның 21е Русия Җинаять кодексының 205.5 беренче һәм икенче өлеше, 278 маддәнең һәм 30 маддәнең беренче өлеше нигезендә хөкем ителде. Бу - Ринат Мамаев, Ришат Гатауллин (авыру сәбәпле УДО белән чыккан), Фәнис Әхмәтшин, Радик Әхмәтов, Линар Вахитов, Рөстәм Галләмов, Илгиз Гыймалетдинов, Азамат Каюмов, Александр Корнев, Рөстәм Латыйпов, Радмир Мәксутов, Фәрит Мостафаев, Хәлил Мостафин, Ринат Нурлыгаянов, Артур Сәлимов, Ирек Таһиров, Данис Фәйзрахманов, Арамис Фазылов, Рафаил Фәттахов, Руслан Фәттахов, Рөстәм Хәмзин, Шамил Шәрипов, Урал Якупов. Өч кеше эзләүдә.
2015 елда Уфада тоткарланган һәм Русия Җинаять кодексының 205.5 икенче өлеше нигезендә гаепләнеп биш елга утыртылган. Бу - Рушан Асылбаев.
2015 елда Стәрлетамак шәһәрендә тоткарланган биш кеше Русия Җинаять кодексының 205.5 икенче өлеше нигезендә гаепләнеп биш елдан алты елгача хөкем ителде. Бу - Алмаз Кәримов, Руслан Рыскулов, Вилюр Байсуаков, Рөстәм Зәйнуллин, Айрат Мостаев.
2016 елда Салават шәһәрендә тоткарланган биш кеше Русия җинаять кодексының 205.5 беренче һәм икенче өлеше нигезендә гаепләнеп 11 елдан 16 елгача хөкем ителде. Бу - Альберт Шәфиев, Айлар Айдарбәков, Наил Миниәхмәтов, Максим Пуйгин, Радик Имангулов.
2017 елда Уфада тоткарланган 13 кеше Русия Җинаять кодексының 205.5 маддәсенең беренче һәм икенче өлеше нигезендә гаепләнә. Мәхкәмәләр бара. Бу - Батыр Мөхәммәтов, Булат Рахманов, Михаил Топтыгин, Руслан Рәхмәтуллин, Ярослав Тимофеев, Руслан Зәйнуллин, Артем Наумов, Тимур Гадиев, Урал Галиев, Урал Габдрахимов, Вадим Дәүләтбаев, Радик Вәлиәхмәтов. Зарипов – эзләүдә.
2017 елда Сибай шәһәрендә тоткарланган өч кеше Русия Җинаять кодексының 205.5 маддәсенең икенче өлеше нигезендә гаепләнә. Мәхкәмәләр бара. Бу - Айнур Сәгадиев, Шәүкәт Алсынбаев, Айназ Янышев. (Янышев җиде елга хөкем ителде).
2018 елда Уфадан бер кеше Русия Җинаять кодексының 205.5 маддәсенең икенче өлеше нигезендә гаепләнә. Тикшерү бара. Бу - Алмаз Усманов.
Башкортстаннан барлыгы 67 кеше, дүрт кеше эзләүдә.
Моннан тыш, әле Мәскәү, Чиләбе, Кырымда хөкем ителгән мөселманнар бар. Азатлык аларның исемнәрен соңрак тәкъдим итәр.

Комментарии

Популярные сообщения из этого блога

BİZ KURİL ADALARININ JAPONYA’YA GERİ VERİLMESİNİ TALEP EDİYORUZ! BAĞIMSIZ TATARİSTAN HÜKÜMETİNİN JAPONYA BAŞBAKANINA AÇIK MEKTUBU

BİZ KURİL ADALARININ JAPONYA’YA GERİ VERİLMESİNİ TALEP EDİYORUZ! BAĞIMSIZ TATARİSTAN HÜKÜMETİNİN JAPONYA BAŞBAKANINA AÇIK MEKTUBU Sayın Fumiyo Kişida beyefendi! Biz, Bağımsız Tataristan Hükümeti olarak, Sizi ve Sizin Hükümetinizi kalpten selamlamaktan mutluluk duyuyoruz! Biz, kadim Tatar milletinin temsilcileri olarak, Moskova’nın sömürge rejiminden kaçarak, vatanımızın dışında Tataristan’ın bağımsızlığına ulaşmasını amaçlayan bir Hükümet kurduk. Bizim ülkemiz 470 sene önce silah gücüyle ve sinsi bir şekilde Moskovya tarafından ilhak edildi. Adaletsizlik, saldırganlık, yalan ve ikiyüzlülük asırlar boyunca bu imparatorluğun yöneticilerine hastır. Sizin ülkenizin bir parçasını da bu insanlık dışı imparatorluk ilhak etmiştir. Medya üzerinden öğrendiğimize göre 22 Nisan 2022 tarihinde Japonya Hükümeti resmi olarak ilk defa Güney Kuril adalarını yasadışı bir şekilde işgal edilmiş ülkenizin «kuzey toprakları» olarak ilan etmiş. Şüphesiz ki, Japonlar için tarihi adaleti sağlamak v

Татарский народ имеет право на свое государство. Меджлис рассмотрит вопрос признаниям независимости Татарстана

Татарский народ имеет право на свое государство. Меджлис рассмотрит вопрос признаниям независимости Татарстана. Членами Меджлиса крымскотатарского народа в ближайшее время будет рассмотрено по сути обращение Правительства Независимого Татарстана о признании независимости. Об этом QIRIM.News заявил глава Меджлиса Рефат Чубаров. Он выразил уверенность, что крымские татары вместе с казанскими татарами найдут «ещё более эффективные пути нашего сотрудничества во благо наших народов». «Меджлис крымскотатарского народа активно взаимодействует с руководителями Правительства независимого Татарстана по всем вопросам, связанным с поддержкой Украинского государства, укреплением взаимоотношений между крымскотатарским и татарским народами. Чубаров отметил, что современная россия является государством, в котором против воли к свободе и независимости, силой удерживаются коренные народы. «К числу таких порабощенных народов, прилагающих особые усилия к обретению своей свободы и образованию независим

ПРОГРАММА ПРАВИТЕЛЬСТВА НЕЗАВИСИМОГО ТАТАРСТАНА ПРИ СЛУЧАЕ ПЕРЕХОДА КОНТРОЛЯ НАД ТЕРРИТОРИЕЙ ТАТАРСТАНА

  ПРОГРАММА ПРАВИТЕЛЬСТВА НЕЗАВИСИМОГО ТАТАРСТАНА ПРИ СЛУЧАЕ ПЕРЕХОДА КОНТРОЛЯ НАД ТЕРРИТОРИЕЙ ТАТАРСТАНА - Объявление о создании Советов Независимости (Мөстакыйллек Шуралары) во всех городах и сёлах Республики Татарстан и прямом назначении руководителей этих органов (Мөстәкыйллек Шуралары Рәисләре) Правительством Независимого Татарстана. В функции этих органов будет входить регистрация и контроль всех членов государственных и силовых структур бывшей власти, комплектация силовых структур новой власти и подготовка к выборам всех ветвей представительной власти. - Объявление о прекращении полномочий всех органов государственной власти и силовых структур (кроме членов структур исполнения наказаний) Республики Татарстан в составе Российской Федерации, с обязательным запретом членам этих структур покидать территорию официального проживания и обязательной явкой на подпись в Советы Независимости городов и сёл республики Татарстан 1 раз в неделю. - Создание Государственной Люстрационной Органи