Дорогие соотечественники, через эту песню мы выражаем Вам свои пожелания!
Хөрмәтле ватандашлар сезгә ошбу җыр сүзләре аша теләкләребезне җиткерәбез!
Салават Фатхетдинов - Мин яратам сине, Татарстан!
Мин яратам сине, Татарстан
Ал таңнарың өчен яратам,
Күк күкрәп, яшен яшьнәп яуган
Яңгырларың өчен яратам.
Мин яратам сине, Татарстан,
Горур халкың өчен яратам,
Җан эреткән әнкәм телең өчен,
Татар телең өчен яратам.
Алдаштырган урманнарың өчен,
Тугайларың өчен яратам,
Тукайларың, Сәйдәшләрең өчен,
Җәлилләрең өчен яратам.
Мин яратам гүзәл Чаллы ягы,
Киң күңелле Казан каласын.
Кем уйлаган чит җирләрдән килеп,
Татарстан, синдә каласым.
ТАТАРСТАН, СИНЕ ЯРАТАМ.
Мөстәкыйль дәүләт төзү, милли-азатлык көрәше татар халкы тарихында беркайчан да тукталмаган, татар һәрдаим дәүләтле булырга, бәйсез булырга омтылырга тиеш! Дөнья өстеннән нинди генә давыллар узса да, татар булып, мөселман булып калырга тиешбез! Азатлык!
Салават Фатхетдинов - Мин яратам сине, Татарстан!
https://www.youtube.com/watch?v=pZZQuLGxRbw&t=5s
Хөрмәт белән! Бертуган Рәфис һәм Нәфис Кашаповлар!
https://tatar-toz.blogspot.com/2021/03/blog-post_7.html
Татарларым!.. - Роберт Миңнуллинның татарларга багышланган оран-поэмасы.
ОтветитьУдалитьБез гасырлар аша халык булып,
Татар булып бергә тупланганбыз!
Тарих тарафыннан расланганбыз,
Ходай тарафыннан хупланганбыз!
Таркалырга безнең хакыбыз юк,
Бик тырышсалар да таратырга...
Ә таркалмас өчен үз-үзеңне
Һәм халкыңны кирәк яратырга!
Татарлыкны күз карасы кебек
Саклыйк әле, саклыйк, татарларым!
Үз милләтен сатып кем баеган?! –
Татарлыкны сатмыйк, татарларым!
Исән әле Ватан сез бар чакта,
Татарларым - ватанпәрвәрләрем!
Исән әле татар сез бар чакта,
Татарларым - татарпәрвәрләрем!
Без үзебез әгәр аттырмасак,
Кем аттырыр безнең татар таңын?!
Без үзебез әгәр сакламасак,
Кемнәр саклар безнең татар җанын?!
Без үзебез әгәр күтәрмәсәк,
Кем күтәрер безнең татар данын?!
Аның өчен сез бар, татарларым,
Аның өчен без бар, татарларым!..
Син югалтма, татар, үз кыйблаңны,
Кычкырып әйт, татар, үз сүзеңне!
Якла, Ходай, якла татарыңны!
Сакла, татар, сакла үз-үзеңне!
Без бар икән, без татарлар икән,
Татар булып калыйк, татарларым!
Киләчәккә маңкорт булып түгел,
Татар булып барыйк, татарларым!.