К основному контенту

Mkset: Башкортстанда тәреләрне кисәргә чакырган активист Рамилә Сәетова төрмәдән чыга



Рамилә Сәетова

Рәмилә Сәетова 2020 елның ноябрендә сак астына алынды. Узган елның 3 ноябрендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе башкорт активистын өч елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарган иде.

Экстремистик эшчәнлеккә чакыруда гаепләнеп өч елга колониягә җибәрелгән Башкортстан активисты Рамилә Сәетова иреккә чыга. Бу хакта Mkset басмасы хәбәрчесенә хокук яклаучы Әлмира Жукова хәбәр иткән. Ул Сәетованы җәза мөддәте тулу сәбәпле чыгаралар дип фаразлаган.

Узган елның 3 ноябрендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе башкорт активистын өч елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарган иде. Ул Җинаять кодексының 208.2нче маддәсе нигезендә экстремистик эшчәнлеккә чакыруда гаепләнде. Аңа ике ел буе интернеттагы сайтларны идарә итү дә тыелды.

Рәмилә Сәетова 2020 елның ноябрендә тоткарланды һәм сак астына алынды. 2020 елның көзендә ул интернетка видео чыгарды, анда Уралдагы православ тәреләрен кисәргә, 2020 елның 31 декабренә кадәр әрмәннәрне Башкортстаннан китәргә өндәде. Бу видеолары интернетта таралганнан соң активистка каршы җинаять эше ачылды.

Республика җәмәгатьчелеге вәкилләре берничә мәртәбә Сәетованы йорт сагы астына күчерүләрен һәм аның эшен гадел карауларын сорады.

"Азат Идел-Урал" иҗтимагый хәрәкәтенә нигез салучы Рәфис Кашапов та TÜRKSOY(ТЮРКСОЙ) баш сәркатибе Дюсен Касеиновка мөрәҗәгать итеп, Рамилә Сәетованы яклавын сорады.

Узган ел "Туры элемтә"дә журналистлар Башкортстан башлыгы Радий Хәбировтан Рәмилә Сәетова эшенә карата фикерен сорады. Моңа җавап итеп, ул "куллары богауланган Сәетованы күрү авыр" дип белдерде. Әмма шул ук вакытта Хәбиров "мөһим әйберләргә кагылган сүзләр өчен җавап бирергә кирәк", дип санавын әйтте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Комментарии

Популярные сообщения из этого блога

BİZ KURİL ADALARININ JAPONYA’YA GERİ VERİLMESİNİ TALEP EDİYORUZ! BAĞIMSIZ TATARİSTAN HÜKÜMETİNİN JAPONYA BAŞBAKANINA AÇIK MEKTUBU

BİZ KURİL ADALARININ JAPONYA’YA GERİ VERİLMESİNİ TALEP EDİYORUZ! BAĞIMSIZ TATARİSTAN HÜKÜMETİNİN JAPONYA BAŞBAKANINA AÇIK MEKTUBU Sayın Fumiyo Kişida beyefendi! Biz, Bağımsız Tataristan Hükümeti olarak, Sizi ve Sizin Hükümetinizi kalpten selamlamaktan mutluluk duyuyoruz! Biz, kadim Tatar milletinin temsilcileri olarak, Moskova’nın sömürge rejiminden kaçarak, vatanımızın dışında Tataristan’ın bağımsızlığına ulaşmasını amaçlayan bir Hükümet kurduk. Bizim ülkemiz 470 sene önce silah gücüyle ve sinsi bir şekilde Moskovya tarafından ilhak edildi. Adaletsizlik, saldırganlık, yalan ve ikiyüzlülük asırlar boyunca bu imparatorluğun yöneticilerine hastır. Sizin ülkenizin bir parçasını da bu insanlık dışı imparatorluk ilhak etmiştir. Medya üzerinden öğrendiğimize göre 22 Nisan 2022 tarihinde Japonya Hükümeti resmi olarak ilk defa Güney Kuril adalarını yasadışı bir şekilde işgal edilmiş ülkenizin «kuzey toprakları» olarak ilan etmiş. Şüphesiz ki, Japonlar için tarihi adaleti sağlamak v

Татарский народ имеет право на свое государство. Меджлис рассмотрит вопрос признаниям независимости Татарстана

Татарский народ имеет право на свое государство. Меджлис рассмотрит вопрос признаниям независимости Татарстана. Членами Меджлиса крымскотатарского народа в ближайшее время будет рассмотрено по сути обращение Правительства Независимого Татарстана о признании независимости. Об этом QIRIM.News заявил глава Меджлиса Рефат Чубаров. Он выразил уверенность, что крымские татары вместе с казанскими татарами найдут «ещё более эффективные пути нашего сотрудничества во благо наших народов». «Меджлис крымскотатарского народа активно взаимодействует с руководителями Правительства независимого Татарстана по всем вопросам, связанным с поддержкой Украинского государства, укреплением взаимоотношений между крымскотатарским и татарским народами. Чубаров отметил, что современная россия является государством, в котором против воли к свободе и независимости, силой удерживаются коренные народы. «К числу таких порабощенных народов, прилагающих особые усилия к обретению своей свободы и образованию независим

ПРОГРАММА ПРАВИТЕЛЬСТВА НЕЗАВИСИМОГО ТАТАРСТАНА ПРИ СЛУЧАЕ ПЕРЕХОДА КОНТРОЛЯ НАД ТЕРРИТОРИЕЙ ТАТАРСТАНА

  ПРОГРАММА ПРАВИТЕЛЬСТВА НЕЗАВИСИМОГО ТАТАРСТАНА ПРИ СЛУЧАЕ ПЕРЕХОДА КОНТРОЛЯ НАД ТЕРРИТОРИЕЙ ТАТАРСТАНА - Объявление о создании Советов Независимости (Мөстакыйллек Шуралары) во всех городах и сёлах Республики Татарстан и прямом назначении руководителей этих органов (Мөстәкыйллек Шуралары Рәисләре) Правительством Независимого Татарстана. В функции этих органов будет входить регистрация и контроль всех членов государственных и силовых структур бывшей власти, комплектация силовых структур новой власти и подготовка к выборам всех ветвей представительной власти. - Объявление о прекращении полномочий всех органов государственной власти и силовых структур (кроме членов структур исполнения наказаний) Республики Татарстан в составе Российской Федерации, с обязательным запретом членам этих структур покидать территорию официального проживания и обязательной явкой на подпись в Советы Независимости городов и сёл республики Татарстан 1 раз в неделю. - Создание Государственной Люстрационной Органи