К основному контенту

"Гап-гади төбәк булып калдык". Татарстан депутатлары Конституцияне тулысынча "русияләштерде"



Татарстан Дәүләт шурасы, архив фотосы

26 гыйнвар Дәүләт шурасы депутатлары Татарстан Конституциясенә шактый мөһим үзгәрешләр кертте. Конституциядән "суверенитет" сүзе тулысынча юкка чыгарыла, Татарстан ватандашлыгы төшенчәсе бетерелә, Татарстан президенты атамасы "рәис"кә 2025 елдан түгел, үзгәрешләр үз көченә керүгә үк үзгәртелә.

Татарстан депутатлары Конституцияне бер утырышта тулысынча үзгәрттеләр. 2017 елда "фикер алышмыйча" гына татар телен мотлак укытуны бетергән сыман, республиканың төп кануныннан да дәүләтчелекнең соңгы кыйпылчыкларын үз куллары белән алып аттылар.

Депутатлар үз вакытында референдумда хупланган Конституцияне җәмәгатьчелектән качып, халыкның фикерен белешмичә үзгәртеп куйды. Бүгенге парламент сессиясенең көн тәртибендә әлеге мәсьәлә бөтенләй юк иде. Ел азагында тәкъдим ителгән төзәтмәләрне дә депутатлар тәнкыйтьләп кире какканнан соң, ниндидер принципиаль өлешләр сакланыр дигән өмет бар иде.

Әмма бүген тәкъдим ителгән канун өлгесе элекесеннән дә фаҗигалерәк күренде. Конституциягә күпме төзәтмә кертеләчәге депутатлар тавыш биргәннән соң гына Дәүләт шурасының рәсми сайтында пәйда булды.

Конституциягә бу үзгәрешләрне 47 депутат әзерләгән. Төп канунда барлыгы 60 маддәгә төзәтмәләр кертелде, 2 яңа маддә өстәлде, 25 норма үз көчен югалтты.

Парламент сессиясендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Ләкин ул бу юлы берни дәшми утырды. Тәнәфессез узган утырышның икенче өлешенә, ягъни Конституция тулысынча үзгәртелгән мизгелдә ул бөтенләй катнашмады.

Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин депутатларны "оператив, югары темпта эшлибез" ашыктырып торды.

1нче маддә референдумсыз үзгәртелде

Төп чыгышны Татарстан Дәүләт шурасының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин ясады. Ул узган утырышлардагы кебек федерализм, республика хокукларын кысрыклау дигән сүзләрне кулланмады. Конституциягә кертелүче үзгәрешләрне "эволюция" дип атады, "барыбер потенциалы зур" дигән сүзләр әйтте.

Альберт Хәбибуллин
Альберт Хәбибуллин

Җәмәгатьчелек өчен төп көтелмәгән мәсьәлә булып Конституциянең 1нче маддәсенә үзгәрешләр кертелүе булды. Узган ел ахырында тәкъдим ителгән төзәтмәләрдә бу маддә телгә алынмаган иде. Ул вакытта депутат Марат Галиев 1нче маддәгә үзгәреш кертелә алмый дип искәртте. Моңа бәйле рәвештә ул Шартнамәне гамәлдән чыгару турында документның булмавын һәм дә 123нче маддәне искә төшерде.

123нче маддәдә "Татарстан Конституциясенең 1нче маддәсе нигезләмәләре бары тик референдум нәтиҗәсендә генә үзгәртелергә мөмкин" диелгән.

Сүз уңаеннан, Конституциянең 123нче маддәсе үзгәрешсез калды. Ул үз көчендә калса да, депутатлар андагы таләпне үтәмәде, ягъни халык фикерен исәпкә алмады.

Нәтиҗәдә, 1нче маддәдән Татарстанның "суверен" булуы, "Шартнамә нигезендә Русия белән берләшкән дәүләт" булуы юкка чыга. Ул гади субъект булып калдырыла.

Үзгәртелгән Конституция "Татарстан Республикасы – Русия Федерациясендәге демократик хокукый дәүләт" дип башлана.

Референдумда хупланган һәм референдум белән генә үзгәртелә алган Конституциянең 1нче маддәсен депутатларның үзгәртеп корырга хокукы бармы? Татарстанның элекке юстиция министры, юрист Мидхәт Корманов Азатлыкка белдергәнчә, төзәтмәләрне референдумга карап түгел, мәхкәмә карары нигезендә керткәннәр.

"2004 елның 31 мартында Югары мәхкәмә Татарстан Констициясенең бер өлеше Русия Конституциясенә каршы килә дип карар чыгарды. Шуңа да аны төзәтергә тиешләр. Монда референдумга карап тормыйлар. Мәхкәмә карары бар икән, аны үтәргә кирәк. Алар референдум искә алмый, мәхкәмә аңа игътибар итми", диде ул.

Шул ук хәл "суверенитет" сүзенең юкка чыгуына да кагыла ди Корманов.

"Алар (Русия мәхкәмәсе) субъектның вәкаләтләре бар, суверенитеты әллә кайчан юк дип әйттеләр бит инде. Бу вәкаләтләр 72нче һәм 73нче маддәдә каралган. Калганын бетерделәр. Конституция мәхкәмәсе шундый карар чыгарган иде", ди ул.

"Башка яңа үзгәрешләр күрмәдем дә, кызыксынмадым да", дип өстәде юрист.

Миңнеханов быелдан ук "рәис" булачак

Башка төп үзгәрешләргә килгәндә, Хәбибуллин Татарстан президентын "глава – рәис" дип 2025 елдан түгел, бүгенге төзәтмәләр кабул ителгәннән соң ук атарга тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, "өстәмә консультацияләреннән соң" күчеш чорын ясамаска, Татарстан җитәкчесе исемен бу төзәтмәләрне кабул итүдән соң ук үзгәртергә кирәк дигән карар кабул ителгән.

Утырыштан соң Фәрит Мөхәммәтшин "күчеш чорының" бетерелүен "прокуратура таләп итте" дип аңлаткан "БИЗНЕС Online"га.

Моннан тыш, төзәтмәләрдән күренгәнчә, Татарстан рәисенә сайлауда катнашкан намзәтләргә татар телен белү шарты бетерелә. Республика белән Русия ватандашы, ягъни башка төбәк вәкиле дә идарә итә алачак.

Шул ук вакытта Татарстан рәисе ике дәүләт телен - татар һәм урыс телен кулланырга тиеш диелә.

Моңа кадәр Татарстан президенты ике мөддәттән артык сайлана алмаган булса, яңа үзгәрешләрдә бу маддә юкка чыгарыла. Узган ел ахырында депутатлар Миңнехановның мөддәтен нульләштерергә тәкъдим иткән булса, хәзер Конституциядә Татарстан рәисе "5 елга сайлана" диелә. Бу Рөстәм Миңнехановка гомерлек рәис булырга хокук бирәчәк.

Татарстан рәисенә үз вазифаларына керешкәндә ант биргәндә "суверенитет" сүзен куллану тыелачак. Ул "Русия Конституциясен һәм Татарстан Конституциясен, федераль кануннарны һәм Татарстан кануннарын үтәргә, Татарстан рәисенә йөкләнгән югары вазифаларны намус белән үтәргә тантаналы төстә ант итәм", дип әйтергә тиеш булачак.

Болардан тыш, Татарстан ватандашлыгы бүлеге Конституциядән тулысынча бетерелә.

Сугышны кире кагу һәм сугышны пропагандалауны тыю турындагы 15нче маддә дә тулысынча бетерелә. Шулай ук прокурорларны турыдан-туры Мәскәү билгеләячәк диелә. Чит илләр белән Татарстан элек турыдан-туры элемтәләр алып барса, хәзер халыкара һәм тышкы элемтәләрне Русия биргән вәкаләтләр кысаларында гына башкара алачак.

"Сәясиләштермичә, фикер алышмыйча"

Альберт Хәбибуллин чыгышыннан соң ул канун өлгесен беренче укылышта "фикер алышмыйча" кабул итәргә чакырды.

Сүзне Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алды һәм әлеге мәсьәләне сәясиләштермәскә чакырды. Ул бу үзгәрешләрне депутатлар, хөкүмәт, президент идарәсе, прокуратура белән "ярты елдан артык" карадык дип белдерде.

"Бәхәсләштек, дәлилләдек, бу вазгыятькә яраклы хәл итү карарларын таптык. Мин хәзер комитет тәкъдимен хупларга чакырам. Әлеге мәсьәләне сәясиләштермәскә кирәк. Чыгышлар ясамаска, чөнки алар кабатланачак. Без аларны мөмкин кадәр исәпләргә тырыштык. Бу мәсьәләдә фикер алышуны ачмаска, чыгыш ясамаска тәкъдим итәм. Бу юридик һәм сәяси яктан зур хезмәт. Без үзара килешә торган карар таптык", диде ул.

Ул икенче укылышка әзерләнергә кушты. Моның өчен депутатларның 30 минут вакыты барлыгын әйтте. Гәрчә сүз гади канун турында түгел, ә Конституциягә кертелүче үзгәрешләр турында бара! Депутатлар арасыннан бары Марат Галиев кына төзәтмәләрдә "техник хаталар" булуын искәртте.

Мөхәммәтшиннең бу тәкъдименә нибары 8 депутат каршы чыкты, берсе тотылып калды, калган 76-сы хуплап тавыш бирде.

15 минут та узмады. Мөхәммәтшин депутатларны ашыктыра башлады.

Оператив", югары темпта эшлибез. Мин комитет рәисенә тәнәфес алып, башка әгъзалар белән сөйләшеп алырга һәм икенче укылышка чыгыш ясарга әзерләнергә сорар идем", диде ул. Бер төркем депутат сессиядән чыгып китте.

Депутатлар бер-ике канун өлгесен караганнан соң, трибунага Хәбибуллин күтәрелде.

"Икенче укылышка тәкъдимнәр булмады. Канун өлгесенең текстын игътибар белән карадык. Бернинди хата да юк", диде ул.

Нәтиҗәдә, Конституцияне тулысынча "русияләштерү" өчен 73 депутат хуплап тавыш бирде, 9 - каршы чыкты, берәү тотылып калды.

"Гап-гади Русия өлкәсе белән тәңгәлләштек"

Конституция кабул ителгәннән соң, депутат, Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла сүз алды.

Ркаил Зәйдулла
Ркаил Зәйдулла

— Хөрмәтле җәмәгать! Хөрмәтле рәис! Сезгә рәис дип әйтергә ярыймы соң, — дип мөрәҗәгать итте ул Мөхәммәтшинга.
— Рәис бит инде, — диде Мөхәммәтшин.
— Әллә ничә рәис бит, — дип җавап кайтарды Зәйдулла.
— Рөхсәт итмиләрме әллә? — дип дәвам итте Мөхәммәтшин.
— Нәрсәне рөхсәт итәләр, нәрсәне рөхсәт итмиләр — хәзер белеп булмый бит, — дип җаваплады ул һәм дәвам итте:

— Минем сүзем сезгә ялдан соң йодрык болгаган кеше хәрәкәтләрен хәтерләтер, ләкин мин сүз әйтмичә булдыра алмыйм. Бу минем фикерем генә түгел. Иманым камил, сезнең күбегез минем кебек фикер йөртә дип уйлыйм. Минем фикердәшләр, бигрәк тә иҗат зыялылары арасында бик күп.

Менә Конституциягә күпчелек тавыш белән төзәтмәләр керттек. Хәзер пунктлап сөйләп тормыйм. Янгыннан соң су сиптергеч эзләп йөрмиләр, ләкин ниндидер юшкын кала күңелдә. Шушы төзәтмәләрдән соң бу Конституция — нәрсә ул? Безне гап-гади бер Русия өлкәсе белән тигезләштереп, тәңгәлләштереп куймадылармы? Әлбәттә, шулай. Де-факто без инде ниндидер бер гади генә өлкәдән аерылмыйбыз да. Әлбәттә, кайбер символлар калды, Аллага шөкер. Ләкин асылда аерма юкка чыкты. Минемчә, федераль үзәктә федерализмга каршы бик зур көчләр утыра. Югыйсә, уйлап карасаң, менә шундый сәяси вазгыять. "Махсус хәрби операция" бара. Аның татарча сүзе дә юк. Гамәлият дип әйтергәме. Шундый вакытта без монолит булырга тиеш дип әйтәләр. Әмма бит хикмәт анда түгел. Без бит болай да монолит. Ләкин һәрбер өлкә үз көче белән, мөмкинлекләре белән үзе барса, һәр төбәк көчле булса, димәк, ил дә көчле була. Моны бит аңларга зур акыл кирәкми. Ләкин шул акыл да федераль үзәкнең күп кешеләренә җитми...

...Без бу гасырны исән-сау кичеп чыга алмаячакбыз. Менә бит хикмәт кайда, — дип төгәлләде ул сүзен.

Башка бер депутат та үз фикерен белдермәде.

***

Азатлык Татарстан Конституциясе үзгәртелү уңаеннан белгечләр фикерен белеште.

"Татарстан барыбер махсус статуска ия булып кала"

Тарих фәннәре докторы, Дөнья татар конгрессын оештыручыларның берсе Индус Таһиров фикеренчә, Конституция булырга да мөмкин, булмаска да мөмкин, Татарстан барыбер махсус статуска ия булуын дәвам итә. Ул Конституциянең күп очракта үтәлмәвен дә искәртә.

— Без — хәзер икътисади яктан иң алдынгы республика, башкаларга мисал булып торабыз. Күптән түгел Миңнеханов Путин белән очрашты, ул очрашуда да Татарстанның позициясе югары бәяләнде. Ягъни без барыбер махсус статуслы булып калабыз.

Сугыш пропагандасын тыю маддәсе әйбәттер дә, әмма бүген бит сугыш бара. Ул Конституциягә туры киләме-юкмы? Менә шундый нәрсәләр килеп чыгарга мөмкин дип, бу мәсьәлә ирекле рәвештә хәл ителәчәк. Без сугышка каршы дип язып кую — ул бер нәрсә, ә бит сугыш Конституциядә язылганнарга карамастан бара. Әлбәттә, сугышны туктату кирәк һәм аңа каршы булу кирәк — сүз дә юк — тик Конституция һәм чынбарлык каршылыгы дигән әйбер бар. Икенче төрле әйткәндә, Татарстан Конституциясен хәзерге тормышка яраклаштыралар, — дип саный Индус Таһиров.

"Татарстанга да башлык Мәскәүдән китерелә ала"

Тарих фәннәре докторы, башкорт милли хәрәкәте башында торучы идеологларның берсе Марат Колшәрипов бу Русияне унитарлаштруның дәвамы һәм бу эш күптән бара дип саный. Башкортстан Конституциясенә Татарстанныка охшаш үзгәрешләр 2021 ел ахырында кертелде. Бу уңайдан әллә ни шау-шу купмады, Башкортстан президенты атамасы моңа кадәр бетерлгән иде.

— Путин хакимияткә килгәннән соң республикаларның үзаллыгын бетерә башлады. Башкортстан Конституциясенең беренче өлгесеннән берни калмады диярлек. Сәяси яктан да, икътисади яктан да республикаларның вәкаләтләрен кыскартканнан кыскарта бардылар. Совет берлегендәге автономия дәрәҗәсенә калды республикалар. Башкортстанга инде ике башлык Мәскәүдән китерелде. Татарстанны да шул көтәргә мөмкин. Татар телен белү мәҗбүриятен бетерү шуңа ишарәли. Ә сайлау комиссиясе Мәскәү хуплаган теләсә кайсы намзәтне сайлатачак. Демократиянең "д" хәрефе дә калмады Русиядә. Ә без Көнбатышны тиргибез. Адәм көлкесе.

Көне-төне телевизор карап утырган халык бу үзгәрешләргә каршы чыкмаячак, йотып җибәрәчәк, әле хуплаячаклар да. Инде ничә еллар протестларны бастыру эше җәелә, пикетка чыгучыларны да ябып кына куялар. Хакимият үз митингларына гына кеше җыя. Халык нык куркытылган. Башкортстанда Конституция үзгәрешләре тавышсыз-тынсыз гына кабул ителде, Татарстанда да шулай. Кеше кәнәфие, вазифасы өчен курка, — дип сөйләде Азатлыкка Марат Колшәрипов.

"Чиратта Татарстан республикасын бетерү була ала"

Сәясәт белгече Руслан Айсин фикеренчә, Татарстан хакимияте Мәскәүдән туры боерык алган: бу мәсьәләдә бернинди сәяси активлык күрсәтмәскә, үзгәрешләргә каршылык күрсәтмәскә. Парламентта хәтта фикер алышу булмауны да ул шуның белән аңлата.

— Президент атамасы башта 2025 елга кадәр сакланачак дип килешенде бит, ләкин аны хәзер үк алып куярга таләп ителде. Димәк, хәлләр кискенләште, Мәскәү милли республикалардан шикләнә, — ди ул.

Татарстанның Мәскәү басымына каршы торырга көче юк, сугыш шартларында теләсә нинди каршылык Русиягә, Путинның үзенә һөҗүм буларак кабул ителә ала, ди сәясәт белгече.

— Миңа калса, бүгенге вакыйгалар Мәскәүнең алга таба милли республикаларны тулысынча бетерү ниятенә ишарәтли. Инде милли телләргә һөҗүм ясалды, Конституция мәхкәмәсе юк ителде, бөтен мөһим символлар бетерелә бара. Чиратта Татарстан Конституциясен тулысынча юкка чыгару һәм Татарстан республикасын үзен бетерү булырга мөмкин, — дип саный Айсин.

Аның фикеренчә, Дәүләт шурасының гамәлен берничә көн элек Миңнехановның Путин белән очрашуы контексында карарга кирәк. Очрашу үзе булдымы-юкмы (интернетта моны шик астына куйган фикерләр барлыкка килде), бу — символик нәрсә: Миңнеханов Путин белән күреште, шуннан соң Дәүләт шурасы Конституцияне бетерә диярлек, ди Руслан Айсин.

Татарстан Конституциясенә мондый үзгәрешләр кертү – халык ихтыярын юк итү, ди сәясәт белгече. Ул Конституциянең беренче маддәсен референдумсыз үзгәртергә ярамавын да искәртә.

— Бүген без шуны күрәбез: Татарстан җөмһүриятенең хәзерге моделе үзен җуйган. Димәк, безгә киләчәктә яңа модель турында уйланырга кирәк. Мин ышанам: вазгыять яхшы якка үзгәрер. Мөгаен, Мәскәү үзе дә моны сизә, уңай үзгәрешләргә каршы тора, шуңа республикаларны алдан бетерергә тырыша да, — дип сөйләде Айсин Азатлыкка.

"Аерым дәүләт кормыйча татарның киләчәге юк"

Британиядә сыену алган татар милли хәрәкәте вәкиле Рәфис Кашапов Путин хакимияткә килгәннән бирле татарлар чигенә дә чигенә һәм болай дәвам итсә, республикадан тулысынча колак кагуыбыз бар дип саный.

— Күптән түгел Миңнеханов белән Путин очрашты, Татарстан президенты атамасының хәзердән үк бетерелүе мөгаен шуның белән бәйледер. Кремль ничек тели, шулай эшләп куйдылар. Конституциядәге башка үзгәрешләргә килгәндә дә, аптырыйсы юк, чөнки колониаль халыктан берни сорап тормыйлар.

Хәзерге заманда сугышка каршы маддәнең алынуы аңлашылаРусия гел сугышып яшәде. Сугышып тормаса русияләрдә патриотизм юкка чыга, хакимият моны теләми. Шуңа ул йә күршеләре белән, йә чит илләр белән сугыша. Депутатлар каршы чыкса, Татарстан дәүләт шурасын да бер көндә куып таратыра мөмкиннәр.

Мәскәү татарларны тезләндерде. Кызганычка, халык моңа ияләнде. Путин Миңнеханов, Шәймиев, Мөхәммәтшиннан курчак ясады. Киләчәктә шулай дәвам итсә, республиканы да бетерәчәкләр дигән сүз. Болай булмасын өчен көрәшергә һәм Русияне җимереп, үзебезнең дәүләтләрне төзү кирәк. Башка республикалар белән Идел-Урал федерациясендә бергә хәрәкәт итү юлын уйларга кирәк. Себер һәм Кавказ халыклары да шушы юнәлештә эшләргә тиеш. Путинны алмаштырсалар да, хакимияткә имперец киләчәк һәм аерым дәүләт булмыйча татар халкының киләчәге юк, диде Рәфис Кашапов.

Татарстанда президент атамасын бетерү

  • 2021 елның сентябрь ахырында Русия думасына "Русия субъектларында җәмәгать хакимиятен оештыруның гомуми принциплары турында"дип аталган канун өлгесе кертелде. Ул төбәк җитәкчеләрен "башлык" дип атауны мәҗбүр итә. Канун өлгесен Русия думасының һәм Федерация шурасының дәүләт төзелеше һәм канун чыгару комитетлары башлыклары Павел Крашенинников һәм Андрей Клишас кертте.
  • 25 октябрьдә Татарстан Дәүләт шурасы канун өлгесенә бертавыштан каршы тавыш бирде.
  • Әмма Русия думасы Татарстан тәкъдимнәрен кире какты. Канун өлгесен Федерация шурасы раслады һәм Русия президенты имзалады.
  • Канунга ярашлы, Татарстан президенты атамасын бетерү турында, төбәк парламентларына һәм хөкүмәтләренә караган маддәләр 2022 елның 1 июненнән гамәлгә керә. Кайбер башка маддәләр 2023 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк.
  • Русия төбәкләрендә президент атамасы Татарстанда гына калган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
https://www.azatliq.org/a/32240626.html

Комментарии

Популярные сообщения из этого блога

BİZ KURİL ADALARININ JAPONYA’YA GERİ VERİLMESİNİ TALEP EDİYORUZ! BAĞIMSIZ TATARİSTAN HÜKÜMETİNİN JAPONYA BAŞBAKANINA AÇIK MEKTUBU

BİZ KURİL ADALARININ JAPONYA’YA GERİ VERİLMESİNİ TALEP EDİYORUZ! BAĞIMSIZ TATARİSTAN HÜKÜMETİNİN JAPONYA BAŞBAKANINA AÇIK MEKTUBU Sayın Fumiyo Kişida beyefendi! Biz, Bağımsız Tataristan Hükümeti olarak, Sizi ve Sizin Hükümetinizi kalpten selamlamaktan mutluluk duyuyoruz! Biz, kadim Tatar milletinin temsilcileri olarak, Moskova’nın sömürge rejiminden kaçarak, vatanımızın dışında Tataristan’ın bağımsızlığına ulaşmasını amaçlayan bir Hükümet kurduk. Bizim ülkemiz 470 sene önce silah gücüyle ve sinsi bir şekilde Moskovya tarafından ilhak edildi. Adaletsizlik, saldırganlık, yalan ve ikiyüzlülük asırlar boyunca bu imparatorluğun yöneticilerine hastır. Sizin ülkenizin bir parçasını da bu insanlık dışı imparatorluk ilhak etmiştir. Medya üzerinden öğrendiğimize göre 22 Nisan 2022 tarihinde Japonya Hükümeti resmi olarak ilk defa Güney Kuril adalarını yasadışı bir şekilde işgal edilmiş ülkenizin «kuzey toprakları» olarak ilan etmiş. Şüphesiz ki, Japonlar için tarihi adaleti sağlamak v

Татарский народ имеет право на свое государство. Меджлис рассмотрит вопрос признаниям независимости Татарстана

Татарский народ имеет право на свое государство. Меджлис рассмотрит вопрос признаниям независимости Татарстана. Членами Меджлиса крымскотатарского народа в ближайшее время будет рассмотрено по сути обращение Правительства Независимого Татарстана о признании независимости. Об этом QIRIM.News заявил глава Меджлиса Рефат Чубаров. Он выразил уверенность, что крымские татары вместе с казанскими татарами найдут «ещё более эффективные пути нашего сотрудничества во благо наших народов». «Меджлис крымскотатарского народа активно взаимодействует с руководителями Правительства независимого Татарстана по всем вопросам, связанным с поддержкой Украинского государства, укреплением взаимоотношений между крымскотатарским и татарским народами. Чубаров отметил, что современная россия является государством, в котором против воли к свободе и независимости, силой удерживаются коренные народы. «К числу таких порабощенных народов, прилагающих особые усилия к обретению своей свободы и образованию независим

ПРОГРАММА ПРАВИТЕЛЬСТВА НЕЗАВИСИМОГО ТАТАРСТАНА ПРИ СЛУЧАЕ ПЕРЕХОДА КОНТРОЛЯ НАД ТЕРРИТОРИЕЙ ТАТАРСТАНА

  ПРОГРАММА ПРАВИТЕЛЬСТВА НЕЗАВИСИМОГО ТАТАРСТАНА ПРИ СЛУЧАЕ ПЕРЕХОДА КОНТРОЛЯ НАД ТЕРРИТОРИЕЙ ТАТАРСТАНА - Объявление о создании Советов Независимости (Мөстакыйллек Шуралары) во всех городах и сёлах Республики Татарстан и прямом назначении руководителей этих органов (Мөстәкыйллек Шуралары Рәисләре) Правительством Независимого Татарстана. В функции этих органов будет входить регистрация и контроль всех членов государственных и силовых структур бывшей власти, комплектация силовых структур новой власти и подготовка к выборам всех ветвей представительной власти. - Объявление о прекращении полномочий всех органов государственной власти и силовых структур (кроме членов структур исполнения наказаний) Республики Татарстан в составе Российской Федерации, с обязательным запретом членам этих структур покидать территорию официального проживания и обязательной явкой на подпись в Советы Независимости городов и сёл республики Татарстан 1 раз в неделю. - Создание Государственной Люстрационной Органи