К основному контенту

Вильнюс форумы: "Татарстан һәм Төньяк Кавказ — оешкан дәүләт берәмлекләре"



Форум спикерлары пост-Русиянең бәйсез дәүләтләргә бүленгән харитасы сурәтендә. Сулда - Ахмед Закаев
Форум спикерлары пост-Русиянең бәйсез дәүләтләргә бүленгән харитасы сурәтендә. Сулда - Ахмед Закаев

Литва башкаласында 11нче "Пост-Русиянең ирекле халыклары" форумы узды. Азатлык анда яңгыраган төп фикерләрне барлады.

14 июньдә Литва башкаласы Вильнюста узган 11нче "Пост-Русиянең ирекле халыклары" форумында катнашучылар уртак Прокламация кабул итте. Анда "Европадагы соңгы колониаль империяне" аерым бәйсез дәүләтләргә бүлеп үзгәртергә чакырдылар. Моның өчен Русиядәге һәм ирекле дәүләтләрдәге милли азатлык хәрәкәтләре белән берлектә рәсми булмаган коалиция оештырырга телиләр.

Литва сеймында (парламентында) үткән форум берьюлы ике халыкара җыен узган вакытта оештырылды. 12-13 июньдә Литвада "Русиянең фин-угыр халыкларының эмансипациясе һәм үзбилгеләнүе", 15 июньдә Швейцариядә тынычлыкка ирешү саммиты узды. Бу җыеннардан аерымалы, Ирекле халыклар форумында Русия җирлегендә яңа дәүләтләр барлыкка килергә тиеш дигән катгый фикер яңгырады.

"Московия-Русия демократик һәм либераль нормаль дәүләт була аламый", диелә документта.

Прокламациядә Русиянең берничә дәүләткә бүленергә тиешлеге, урысларның да (пост-урыслар/пост-русиялеләр) үзләренең яңа демократик дәүләт төзергә хокукы булуы әйтелә. Шулай ук Путинга каршы гына түгел, Русиягә каршы коалиция дә кирәк, диелә.

11нче форум Мәскәүне борчуда тотты булса кирәк. Русия думасы депутаты Андрей Луговой Вильнюска "Судоплатов исемендәге ракета" җибәрү белән янады.

Павел Судоплатов — совет чорында диверсияләр һәм үтерүләр белән шөгыльләнгән куәт оешмасы вәкиле, Лев Троцкийны үтерүне оештыручыларның берсе. Луговой бүген Думада иминлек комитеты рәисенең беренче урынбасары булып тора.

Азатлык форумда катнашкан төп халыкларның вәкилләре фикерләрен барлады.

Чеченнар: Милләтләрнең азатлыгы Украина сугышына бәйле

Үзбилгеләнгән Ичкерия чечен республикасының сөргендәге хөкүмәте рәисе Ахмед Закаев сүзләренчә, Совет берлеге таркалуына карамастан, Русия барыбер империя булып калды.

Ахмед Закаев
Ахмед Закаев

— Әгәр Украина Путин белән сөйләшүләр башларга чакыручылар ягына авыша икән, бу Украина, украин халкы һәм барлык цивиль дөнья өчен үлемгә тиң хата булачак, — диде ул. — Путинга бу сөйләшүләр сугышны туктатыр өчен түгел, ә пауза алып тагын да көчлерәк агрессия башларга һәм башкара алмаган эшне тәмамлар өчен кирәк.

Закаев мисал итеп Хасавюрт солых килешүен китерде. 1996 елда Беренче Чечня сугышы шул килешү нигезендә туктатыла һәм аңа ярашлы республиканың статусы мәсьәләсен карау биш елга кичектерелә. Шуңа да карамастан, 1999 елда Икенче Чечня сугышы башлана.

Закаев "Idel.Реалии" хәбәрчесенә сөйләвенчә, Русиянең таркалуы "үзләрен тәэмин итә алырдай илләрдән" башланырга мөмкин. "Татарстан, Төньяк Кавказ — структур оешкан дәүләт берәмлекләре" ди ул.

Татарлар: Русия оппозициясе — империячеләр

Үзләрен "Сөргендәге бәйсез Татарстан хөкүмәте" дип атаучы оешма вәкиле, аның вице-премьеры дип саналучы Нәфис Кашапов үз чыгышында Русия оппозициясен империячелектә гаепләде. Мисал итеп ул Михаил Ходорковскийның журналист Юрий Дудька биргән интервьюсын китерде. Анда сәясәтче Русиянең территориаль бөтенлеге өчен көрәшергә әзер булуын сөйләде, диде Кашапов. Аныңча, Навальный такымы да империячел рухта эш итә.

Нәфис Кашапов (уртада), Ахмед Закаев (уңда)
Нәфис Кашапов (уртада), Ахмед Закаев (уңда)

Прокламациядә киләчәктә барлыкка килергә тиешле дәүләтләрнең милитаризмнан мөмкин кадәр арынган булуы мөһим диелә.

— Мәскәүдә империя тарафдарлары Русия таркалганда атом коралы яңа дәүләтләр буйлап таралачак дип куркыта. Аларның чүп-чары милли республикаларга кирәк түгел! — диде Нәфис Кашапов.

Русиядә тыелган Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) рәисе Фәрит Зәкиев форумда катнашучыларга видеомөрәҗәгать юллады. Үз чыгышында ул Литва парламентына мөрәҗәгать итеп, Татарстанны бәйсез итеп танырга чакырды.

"Без сездән 1992 елның 21 мартындагы рефрендум һәм Берләшкән милләтләр оешмасының (БМО) низамнәсе нигезендә Татарстанның дәүләт суверенитеты һәм бәйсезлеген тануны сорыйбыз. Безнең һәм сезнең азатлык өчен!" диде ул.

Зәкиев Украина сугышын туктатуны, Русияне БМОдан чыгаруны да таләп итте.

Башкортлар: Зур фетнә вакытында уңайлы вакыт булачак

"Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты" башлыгы Руслан Габбасов аерым урыс дәүләте төзелергә тиеш дип саный. Аныңча, кем милли республикаларның бәйсезлеге белән килешми, алар үз дәүләтендә яши алачак. Журналистларның, сүз депортация турында барамы, дип соравына ул: Башкортстаннан урысларны сөрү турында сүз бармый дип белдерде. Аныңча, республикада барлык халыклар да яши алачак, аларга бары бәйсез Башкортстанга тугрылык анты бирергә кирәк булачак.

Руслан Габбасов
Руслан Габбасов

Руслан Габбасов "Idel.Реалии"га сөйләвенчә, Башкортстанга бәйсезлек алу өчен, референдумнан кала, башка юллар да бар.

— Зур фетнә бер очракта гына — Путин үлсә генә башланачак, — ди ул. — Ул юк ителсә, кире кайтарылмый торган үзгәрешләр башланачак. Путин артында бер-берсен яратмый торган берничә клан бар. Кадыров белән Миңнеханов Путинга гына буйсына. Шуңа да Путин үлүгә хакимият трансформалаша башлаячак. Бу безнең өчен иң уңайлы вакыт булачак. Депутатларны муеннарыннан тотып, Корылтайга китерергә, үзебезгә мәйдандагы кебек урамга чыгарга, чатырлы лагерь корырга һәм алар бәйсезлек турында карар кабул итмичә, таралышмаска кирәк.

Габбасов шулай ук архивларны ачарга, реформаларны башларга һәм шуннан соң гына референдум үткәрергә тәкъдим итә. "Бүгенгә халык зомбилашкан", ди ул.

Руслан Габбасовны Башкортстанның милли бүленеше дә борчый. 2021 елны җанисәп мәгълүматына ярашлы, бүген республикада урыслар (36,9%), башкортлардан (31,%) күбрәк. Татарлар — 23% чамасы.

— Зур фетнә башлану белән демография дә үзгәрәчәк. Бүген төньякта һәм башка өлкәләрдә яшәүче башкортлар Башкортстанга кайта башлаячак. Башкортстанда яшәүче урыслар исә урыс губерналарына тартылачак. Шуннан соң без, башкортлар, күпчелекне тәшкил итәчәкбез, — дип фаразлый ул.

Ингрия: Петербур халкы 90нчы елларда ук мөстәкыйль булырга теләде

"Ирекле Ингрия" тарафдарлары Петербур шәһәре һәм Ленинград өлкәсе җирләре урынында яңа дәүләт оешырга тиеш дип саный. Яңа ил барлыкка килсен өчен анда идарә тәҗрибәсе булу мәҗбүри түгел, диде "Ирекле Ингрия" вәкиле Максим Кузахметов Чечня вәкиле фикерен истә тотып.

Максим Кузахметов (с) һәм Андриус Алманис
Максим Кузахметов (с) һәм Андриус Алманис

Кузахметов, форумда чыгыш ясап, Русиянең төрле дәүләтләргә бүленгән харитасында Ингриягә төртеп күрсәтте. Ул 1918 елда Русия империясе таркалган вакытта Финляндия, Латвия, Литва, Эстония, Польша кебек биш бәйсез дәүләт барлыкка килүен искә төшерде.

— Бәйсезлек алган өч дәүләтнең моңа кадәр мөстәкыйльлеге беркайчан да булмады кебек. Ингрия ни өчен бәйсез булырга тиеш дигән сорауга җавап биреп әйтәм, — диде ул.

Аның сүзләренчә, Петербур халкы 90нчы елларда ук мөстәкыйль булырга теләгән.

— 1993 елда Петербурда һәм өлкәдә төбәкнең статусын автоном республика дәрәҗәсенә күтәрү өчен референдум үткәрделәр. Күпчелек хуплап тавыш бирде (75% "әйе" дип җавап бирде). Мәскәү күрмәмешкә салышудан кала берни эшли алмады, — ди ул.

Форумда Кузахметовка "Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты" башлыгы Руслан Габбасов сорау бирде. Ул аннан Ходорковскийның "Русиядән чыгарга теләгән төбәкләрне бары референдум аша гына җибәрергә була" дигән идеясенә карашын сорады.

— Халыкның күпчелеге каршы тавыш бирсә, ул төбәкне көч белән калдырырга әзер булачак. Буриятиядә халыкның 30 процентын бурятлар, 60 процентын — урыслар алып тора. Әгәр бурятларның барысы да Русиядән чыгарга дип тавыш бирсә дә, алар барыбер җиңеләчәк, — диде Габбасов.

— Союздаш республикаларның барысында да референдумнар үткәрелмәде, — дип җавап кайтарды Максим Кузахметов. — Бары бөтенсоюз референдумы оештырылды. Анда күпчелек Совет берлеген саклау өчен тавыш бирде, ләкин СССР барыбер таркалды. Барысы да җимерелә башласа, бернәрсәне дә кулда тотып булмаячак.

Аныңча, әгәр дә референдум үткәрергә туры килсә, "Мәскәүне ашатырга телисезме?" дип сорауны тавышка чыгару барысына да нокта куячак.

Балтыйк республикасы: Урысча сөйләшсәк тә, без — балтлар

"Балтыйк республикасы фиркасе" вәкиле, Калининградта туып үскән Вадим Александров бүгенге Калининград өлкәсе урынында яңа дәүләт барлыкка килергә тиеш дип саный. Аныңча, бу төбәктә яшәүчеләрнең үзбилгеләнүе дә үзгәрә.

Сулдан: Вадим Александров (экранда), Ауримас Навис, Кемиль Керимоглу
Сулдан: Вадим Александров (экранда), Ауримас Навис, Кемиль Керимоглу

— Безнең төбәк Европа халыклары гаиләсенә керергә әзер. Мин урыс халкы турында әйтмим, мин әлегә атамасы да булмаган кече халык турында әйтәм. Минем халкым калган русияләрдән аерылып тора. Без метрополия белән бер телдә сөйләшсәк тә, без — аерым халык. Без Америкада күчеп утырган халык кебек Русиянең көнбатыш чиге вәкилләре, — диде ул.

"Балтыйк республикасы фиркасе" вәкиле Владимир Петров та үзен "балт" дип санавын әйтте. "Урысча сөйләшсәм дә, европача фикер йөртәм" диде ул. Калининград өлкәсендә тәртип өчен БМОның тынычлык саклау көчләре, демилитаризация өчен — НАТО җаваплы булырга тиеш дип саный ул. Петров Калининград халкына Литвага махсус виза бирүне дә сорады.

  • Русия Украинага һөҗүм иткәннән бирле, Русия Федерациясенә кергән республикалар һәм өлкәләр — аннан аерылып чыгып — үзләренең мөстәкыйль, бәйсез дәүләтләрен булдырырга яки торгызырга тиеш дигән фикерләр ишетелә башлады.
  • Русиянең ирекле халыклары форумының беренчесе 2022 елның май аенда Варшауда үткәрелде. Икенчесе июль азагында Чехия башкаласы Прагада үтте. Өченчесен сентябрь азагында Польшаның Гданьски шәһәрендә үткәрделәр. Швециянең Һелсиңборг шәһәрендә узган җыен дүртенчесе булды. 2023 елның 31 гыйнварда Брүсселдә, Европарламент бинасында бишенче утырыш узды.
  • Алтынчы форум 2023 елның 25-28 апрелендә АКШның өч шәһәрендә — Вашингтон, Филадельфия һәм Нью-Йоркта үтте. Анда киләчәктәге үзгәрешләргә әзерләнергә чакырдылар, XVI гасырда Казан ханлыгының яулануы, Татарстанга бәйсезлек алу мәсьәләсен күтәрделәр.
  • 2023 елның март аенда Русия баш прокуратурасы Пост-Русия азат халыклары форумын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады.
  • Форум сайтында әйтелгәнчә, хәрәкәтнең төп максты - "Русияне структур яктан үзгәртү һәм төзәтү". Аның әгъзалары "Путиннан соңгы бәйсез дәүләтләрнең күчеш хакимиятләрен һәм хөкүмәтләрен булдыру алымнарын карый".
  • Форумга Русиянең дәүләт медиалары да, сәясәтчеләре дә тискәре реакцияләрен белдерде. Җыенда катнашучыларга карата басым бара.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Комментарии

Популярные сообщения из этого блога

Ни судного дня, ни самолётов: на сверхсекретном аэродроме «Чкаловский» уничтожили три самолёта

18 сентября в Подмосковье, на самом защищённом военном аэродроме «Чкаловский»  случилась диверсия. Неизвестные привели в действие взрывчатку, заложенную на борт самолётов 354-го авиаполка специального назначения Ан-148 и Ил-20. В результате взрыва пострадал ударный вертолёт Ми-28, который поднимали в воздух для патрулирования местности и борьбы с беспилотниками. Кроме того, из-за детонации серьёзные повреждения понёс так называемый «самолёт судного дня». Ил-20 и транспортник производства «Антонова» диверсанты уничтожили. Не подлежит восстановлению и ещё один Ан-148, который стоял неподалёку от места, где произошёл хлопок. Каким образом все ответственные за безопасность столь важного объекта службы буквально прошляпили попадание неизвестных людей на территорию аэродрома, уже не столь важно. Ил-86, который в случае наступления критической ситуации, должен подняться в воздух вместе с президентом и руководством страны, в ближайшее время выполнять свои прямые функции не сможет. К слову, из

Открытое письмо президенту Турции Реджепу Эрдогану! Предлагаем татарам ближнего и дальнего зарубежья создать региональные отделения ВТОЦ!

Открытое письмо президенту Турции Реджепу Эрдогану!  Предлагаем татарам ближнего и дальнего зарубежья создать региональные отделения ВТОЦ!    Вы, уважаемый Реджеп Эрдоган ведёте активную деятельность по расширению сферы турецкого влияния, для единства тюркских народов. Действительно, за последние годы Турция активно продвигает идею тюркского единства, с такими странами как - Азербайджан, Казахстан, Узбекистан, Киргизия, Туркменистан и мы очень благодарны вашим действиям. Но, в то же время Вы не замечаете, когда грубо нарушается национальные права тюрков, а именно в Поволжских республиках: Башкортостане, Татарстане и Чувашии.  Напоминаем Вам, за 20 лет Путин своими делами доказал, что не зря занимает свой пост, за все эти годы он пахал, как раб на галерах. И он доволен своими результатами - уничтожены сотни политические партии, общественно-политические движения, благотворительные фонды и СМИ... 2 марта 2021 года Российский правозащитник Лев Пономарев объявил об окончательной ликвидации

День Памяти татарского народа! Беларусы солидарны с татарами!

День Памяти татарского народа! Беларусы солидарны с татарами! Смена поколений для каждого народа сказывается зеркалом движущейся истории, каждый народ проходит испытания: бывают дни радости и дни скорби. И мы должны помнить и чтить память наших предков.  У каждого народа есть свои исторические национальные герои, которые своим героизмом, своими подвигами, рискуя своими жизнями, отстаивали интересы своего народа, родного края и государства. Их героизм и борьба должны быть примером для нас и для будущих поколений, воспитывая крепость и стойкость духа, в защите национальных прав и свобод своего народа. Вспомним некоторых патриотов своего народа, которые оставили след в истории человечества: украинцев - Тарас Шевченко, беларусов - Константин Калиновский (Кастусь Калиновский), индусов – Махатма Ганди, палестинцев – Ясир Арафат, латиноамериканцев – Че Гевара, англичан – Маргарет Тэтчер, французов – Жанна Д’Арк, Южной Африки – Нельсон Мандела, афроамериканцев – Мартин Лютер Кинг, чеченцев - Б