Рәфис Кашапов Аның исемлеккә керүе хакимияткә каршы көрәшергә өндәве һәм сугышка каршы чыгышларына бәйле дип хәбәр ителә. 27 гыйнвар кичендә Русия Юстиция министрлыгы "ят агентлар" исемлеген яңартты. Исемлеккә татар милли хәрәкәте вәкиле, хокук яклаучы, "Азат Идел-Урал" хәрәкәтен оештыручыларының берсе Рәфис Кашапов кертелде. Юстиция министрлыгы Кашаповның исемлеккә кертелүе аның хакимияткә каршы көрәшергә өндәве һәм сугышка каршы чыгышлар ясавы белән бәйле, дип яза "Дождь". Моннан тыш исемлеккә Little Big төркеме солисты Илья Прусикин , активист Фидель Агумава , фем активист һәм язучы Дарья Серенко , Далай-ламаның Русия һәм БДБ илләрендә вәкиле Эрдни Басан Омбадыков өстәлде. Шулай ук "ят агентлар" булып "Көч кулланмау фәлсәфәсе" җәмгыяте һәм Дигитал хокукларны үстерү фонды танылды. БУ ТЕМАГА: Русия Юстиция министрлыгы Руслан Габбасовны ят агент дип таныды Рәфис Кашапов – билгеле татар активисты, 1980нче еллар ахырында Чаллы шәһә...
Обращайтесь к нам советами и предложениями, Ваша поддержка бесценна! Что мы можем и должны сделать для государства татар? Киңәш-тәкъдимнәрегез белән мөрәҗәгать итегез, сезнең ярдәмегез бәһасез! Без татар дәүләте өчен нәрсә эшли алабыз һәм нишләргә тиешбез?