Чәчләрен "татары" сүзе язып кистергән хәрбиләр. Архив фотосы Мондый белдерү ясарга Рамил Шәмсетдинов белән килеп туган хәл этәргән. "Сөргендәге татар хөкүмәте" татарларны Русия гаскәрендә хезмәт итүне бойкот итәргә чакыра. Бу хакта Idel.Реалиига әлеге хөкүмәтнең премьер-министры урынбасары дип билгеләнгән Рәфис Кашапов әйтте. Элегрәк бу белдерү аның Facebook битендә язып чыкты. Мондый белдерү ясарга Рамил Шәмсетдинов белән килеп туган хәл этәргән. 25 октябрь кичендә Байкал артында урнашкан Горный шәһәрендәге хәрби бүлектәге каравыл алышынганда хәрби хезмәткәр Рамил Шәмсетдинов сигез кешене атып үтерде . Ике кеше җәрәхәтләр алды. Рамил сак астына алынды. Рамилнең әтисе Сәлим Шәмсетдинов Азатлыкка биргән әңгәмәдә, бердәнбер сәбәп бабайлык кына була ала дип әйтте . Интернетта Рамил Шәмсетдиновны яклап петиция барлыкка килде. Бүгенге көндә аны 20 меңгә якын кеше имзалаган. Элегрәк "сөргендәге татар хөкүмәте&qu
Обращайтесь к нам советами и предложениями, Ваша поддержка бесценна! Что мы можем и должны сделать для государства татар? Киңәш-тәкъдимнәрегез белән мөрәҗәгать итегез, сезнең ярдәмегез бәһасез! Без татар дәүләте өчен нәрсә эшли алабыз һәм нишләргә тиешбез?