26 май 2020 Активистлар Киевта Русия илчелеге янында, архив фотосы. Мөрәҗәгать татар, башкорт, эрзя, калмык һәм бурят халыклары җәмәгать эшлекләре тарафынаннан язылган. Татар, башкорт, бурят, эрзя, калмык милли хәрәкәте вәкилләре Эстония парламентына мөрәҗәгать итте. Инглиз телендә язылган хатның эчтәлеге белән Азатлык танышты. “Без эстоннарга азатлыкның бәһасен белә торган халык буларак мөрәҗәгать итәбез. Сезгә ассимиляция сәясәтенә каршы торуның, бөтен кешенең авызын ябарга маташулар, ә иң активларны утыртырга, үтерергә тырышуларга каршы тору ничек кыен икәнен аңлатуы авыр түгел. Эстоннар бу сынаулар аша үзләренең яңа тарихларында үтте. Тарих чыннан да нәрсәгәдер өйрәтә ала икән – ул җинаятьләр белән килешмәскә, принципларыңны һәм кыйммәтләреңне сатмаска өйрәтә. Без сезнең теләктәшлеккә исәп тотабыз!”, диелгән мөрәҗәгатьтә. Хатка Татар халкының милли мәҗлесе рәисе Фәүзия Бәйрәмова , “Азат Идел-Урал иҗтимагый хәрәкәтен оештыручыларның берсе Рә