К основному контенту

Сообщения

Сообщения за сентябрь, 2021

ТИҮ активистлары: "Хәтер көнен инкарь итеп кенә аны татарның хәтереннән юк итеп булмый"

  2 сәгать элек 15 октябрьдә билгеләнүче Хәтер көненә Татарстанда рәсми статус бирүне һәм 2021 елда Хәтер көнен үткәрүне тыймауны таләп итеп 30 сентябрьдә Казанда пикет үтте. Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) 30 сентябрьдә Камал театры мәйданы каршында Хәтер көненә багышлап пикет оештырды. 15-ләп кеше катнашкан чара алдыннан Казан шәһәр башкарма комитеты вәкиле белән Татар иҗтимагый үзәге активистлары арасында пикет урыны мәсьәләсендә кызу бәхәс булып алды. Пикетчылар театрның Татарстан урамы ягына тезелеп басарга теләде. Казан хакимияте вәкиле исә пикет уздыру өчен рөхсәт ителгән урынның Камал театры мәйданы булуын әйтеп пикетчыларга юл кырына басарга рөхсәт итмәде. Нәтиҗәдә пикет театр алдындагы мәйданында узды. ТИҮ активистлары кулларына "Тарихын оныткан халыкның киләчәге юк", "Дәүләт шурасы рәисе Мөхәммәтшин! Депутат Ркаил Зәйдулла тәкъдиме нигә каралмады?", "Татарстан прокуратурасы! Хәтер көнен тыю-татар тарихына һөҗүм" дигән һәм башка татарча һәм урысча яз