Анталиядә яшәүче чит ил ватандашларының Беренче корылтаенда татарлар министр Мәүлет Чавушуглыга үз проблемнарын җиткергән
Чарада катнашучы татарлар уртаклаш фикерләр бастыр Төркиядә татарларга да яшәү рөхсәте алу кыенлашты. Бүген төрек дәүләте татарларга төрки тамырлы халык буларак танымый һәм өстәмә мөмкинлекләр бирми. Төркиядә яшәргә күченгән татарларның ватандашлык һәм озын вакытка исәпләнгән яшәү рөхсәте алуда проблемнары Төркиянең тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушуглыга җиткерелгән. Бу хакта Анталиядә яшәүче адвокат Фәнис Зыялы Азатлыкка хәбәр итте. Ул әлеге мәсьәләне Анталиядә яшәүче чит ил ватандашлары оешмаларының Беренче корылтаенда күтәргән. Җыенны Дөнья мәсхәт (ахыска) төрекләре берлеге үткәргән. Анда 28 оешмадан 150 кеше, шул исәптән Татарстаннан Төркиягә күченгән биш активист катнашкан. Аерым алганда, Зыялыдан тыш, активистлар Наил Нәбиуллин , Наилә Барабанова , Марат Хәсәнов һәм Гөлназ Җиһангирова булган. Очрашуда Төркиянең тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушуглы чыгыш ясаган. Фикер алышу 2,5 сәгать дәвам иткән. Очрашу барышында адвокат Фәнис Зыялы Төркиядә татарларның озын в