Анталиядә яшәүче чит ил ватандашларының Беренче корылтаенда татарлар министр Мәүлет Чавушуглыга үз проблемнарын җиткергән
Төркиядә татарларга да яшәү рөхсәте алу кыенлашты. Бүген төрек дәүләте татарларга төрки тамырлы халык буларак танымый һәм өстәмә мөмкинлекләр бирми.
Төркиядә яшәргә күченгән татарларның ватандашлык һәм озын вакытка исәпләнгән яшәү рөхсәте алуда проблемнары Төркиянең тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушуглыга җиткерелгән. Бу хакта Анталиядә яшәүче адвокат Фәнис Зыялы Азатлыкка хәбәр итте. Ул әлеге мәсьәләне Анталиядә яшәүче чит ил ватандашлары оешмаларының Беренче корылтаенда күтәргән.
Җыенны Дөнья мәсхәт (ахыска) төрекләре берлеге үткәргән. Анда 28 оешмадан 150 кеше, шул исәптән Татарстаннан Төркиягә күченгән биш активист катнашкан. Аерым алганда, Зыялыдан тыш, активистлар Наил Нәбиуллин, Наилә Барабанова, Марат Хәсәнов һәм Гөлназ Җиһангирова булган.
Очрашуда Төркиянең тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушуглы чыгыш ясаган. Фикер алышу 2,5 сәгать дәвам иткән.
Очрашу барышында адвокат Фәнис Зыялы Төркиядә татарларның озын вакытка исәпләнгән яшәү рөхсәте һәм ватандашлык алуда проблемнары хакында сөйләгән.
"Безне иң күп борчыган мәсьәлә — татарларның төрки милләттән булуын исбатлый алмыйбыз дидем. Мин биш елдан артык шушы документны алу өчен тырышам, әмма үземнең төрки тамырлы булуымны дәлилли алмыйм. Бу безнең Русиягә бәйле булганыбыз өчен дидем. Төркиянең кырымтатарларга, ахыска төрекләренә биргән хакларыннан татарлар да файдаланырга тели. Безгә ватандашлык һәм озын вакытка исәпләнгән яшәү рөхсәте бирелүен сорыйбыз дидем", диде ул.
Моннан тыш, адвокат Г-87 коды — Төркиягә гомер буена керү тыелучылар исемлеге турында әйткән.
"Монда килеп яшәгән клиентларыма Г-87 коды бирелгән. Алар 20 еллап Төркиядә яши. Без мәхкәмә аша аларның депортын юкка чыгардык, әмма Г-87 коды белән яшәгән клиентлар бар дидем. Алар монда торып яшәү рөхсәте ала алмый, балаларын мәктәпкә теркәү, банк хисабы ачу, телефон номеры алудан мәхрүм. Аларны инсан белән хайван арасындагы затлар дип әйтергә туры килде", диде ул.
Фәнис Зыялы Татарстанның "Төркия белән Русия арасында арадашчы" булуын әйткән, Чавушуглы әңгәмәгә кереп "Сез (Татарстан) — күпер" дип җавап кайтарган.
Төркиянең тышкы эшләр министры милләтләрнең хокук мәсьәләсендә адвокатлар булуын әйткән һәм алар ирешкән карарларга уңай фикерен белдергән.
Ахырдан Фәнис Зыялы Мәүлет Чавушуглы белән аерым сөйләшү булуын да әйтте.
"Ул Рөстәм Миңнеханов (Татарстан президенты) минем бик яхшы дустым диде. Аңа шәхси сәламемне җиткерергә кушты. Без җиткерербез дип үземнең башымдагы түбәтәйне аңа бүләк иттем", диде Зыялы.
Узган ел ахырында Төркиянең миграция идарәсе (Гөч идарәсе) Русия ватандашларына, шул исәптән татарларга да фатир арендалау юлы белән яшәү рөхсәте (ВНЖ) бирми башлады. Бу хакта рәсми белдерү булмаса да, 26 декабрьдән миграция хезмәте мөрәҗәгать итүчеләрне рәттән кире борды. Хәтта элегрәк тә Төркиядә яшәгән таталарн яшәү рөхсәтен озайта алмау проблемнары белән очрашты. Азатлык яшәү рөхсәте ала алмаган татарлар һәм күчемсез милек өлкәсендәге белгечләр белән сөйләшкән иде. Русиянең Украинага каршы сугыш башлавына протест белдереп һәм мобилизациядән качып китүчеләр кире үз илләренә сөрелергә мөмкин.
Татарлардан аермалы, узган елның август аеннан Төркиянең миграция идарәсе кырымтатарларга озак вакытка исәпләнгән яшәү рөхсәте бирә башлады. Рәсмиләр кырымтатарларны "төрки тамырлы ватандашлар" статусында кабул итә. Элегрәк мондый статус мәсхәт төрекләре, уйгыр, Болгарстан белән Грециядән этник төрекләргә генә бирелгән булган.
Ел башында үзен "Татарстанның сөргендәге хөкүмәте" дип атаучы төркем җитәкчесе Рәфис Кашапов Төркия президенты Рәҗәп Эрдоганга мөрәҗәгать юллады. Хатта Төркиягә күчеп китәргә мәҗбүр булган татарларны төрки халык буларак тануны сорыйлар.
Аерым исәпләргә караганда, 2022 ел башыннан Русиядән чит илгә ярты миллионнан артык кеше күчеп киткән. THE BELL мәгълүматынча, 78 меңнән артык русияле Төркиягә киткән һәм кире кайтмаган.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Комментарии
Отправить комментарий