К основному контенту

Салават 30нчы сезонын йомгаклады: "Татарстан ул – дәүләт"


24 август 2018

No media source currently available
0:000:04:530:00
 йөкләү 
Казанның Камал театрында Салават Фәтхетдиновның "Күңел көзгесе" исемле 30нчы сезон концерты 22 августта тәмамланды. Халык артисты әлеге тамашада татар теленең мәктәпләрдән чыгарылу, пенсия яше, милли үсеш проблемнарын сәхнә геройлары аша әйттерде, азактан үзе җөпләп куйды. Азатлык хәбәрчесе дә әлеге концертта булып, Салават әфәнде, тамашачылар белән сөйләшеп кайтты.
Татарстан башкаласында 30нчы сезон концертлары башланганчы Салават Фәтхетдинов журналистлар белән матбугат очрашуында Азатлык сорауларына да җавап бирде. Ул вакытта татар мәктәпләреннән татар теленең кысрыклап чыгарылуы, пенсия яше турында җырчы төгәл фикерен әйтмичә, “30нчы сезон концертыма килегез, җавапны шунда ишетерсез”, дигән иде. Халык артисты сүзендә торды, “Күңел көзгесе” програмында татар теле, милләткә бәйле фикерләр сәхнәдә укытучы һәм укучы, җен һәм фәрештә образлары аша юмор белән халыкка җиткерелде, кайбер урыннарда үзе дә җөпләп куйды.
"Кызганыч, безнең халыкка ай-вай, кычкырырга, сикерергә, сальто ясарга, куллар-куллар, аяклар-ботлар кирәк. Мин бераз гына борчылам, зәвык үзгәрде. Ләкин без үзебезнең юлыбызга тугры калып, акрын гына эшләп барырга тиешбез. Ныклы нигез булу мөһим, кеше буларак та, татар буларак та, милләт буларак та. Кешенең үзәге нык булырга тиеш, мин-минлеге, үз-үзлеге түгел, үзәге”, диде Азатлыкка Салават әфәнде.
Тамаша башында ук ул “Күңел көзгесе” концертының нигезен тәшкил иткән таяну нокталары әйтелде. Төпле ныклы, мәхәббәтле гаилә, иман, Әлифба – үз телеңне белү һәм үз телеңне онытмау, татар моңы – бездәге моң бер милләттә дә юк дип халык артисты гамле, ямьле, мәгънәле концерт булачагына басым ясады.
"Дәүләт БДИны бетермичә мин мәктәптән китмим", ди мәктәп тәмамлый алмаган укучы образындагы Таһир Гайнуллин. "Минем дә бит пенсиягә чыгасым килә, тизрәк укып бетер инде", дип сыкрана укытучы Ядкәр Хәбибуллин. Аңа җавап итеп укучы укытучысына, "Бөтен илнең пенсиягә чыгасы килә!" димәсенме. Зал шаркылдап көлә башлады.
"Ниләр генә укытмыйбыз мәктәптә, татар теле генә юк!" ди укытучы Ядкәр әфәнде залга карап.
Бу сүзләр Салават әфәнденең пенсия яшен арттыруга, татар телен укуны ихтыярига калдыруга карата җавабы буларак яңгырады. Өч сәгатьтән артык барган концерт буе җырлар арасында тамашачы юмор, бәйләгеч җөмләләр аша илдәге, республикадагы вакыйгаларга карата җырчының фикерләрен ишетә алды.
Халык та уяу утыра икән, Азатлык сораштырган тамашачылар Салават Фәтхетдиновның фикерләренә соклануын белдерде.

“Милли мәсьәләләрне күтәрә, дөрес сөйли, шаяртып мәгънәле фикерләрен әйтә белә. Телне бетерүгә нык кагылды, курыкмый, безгә шундый Салават кебек Татарстан өчен ватанпәрвәр булган батыр ир-егетләр кирәк”, ди җырчының концертына 30нчы тапкыр Зәйдән килүче Рәзинә Ахунова. Казаннан Гөмәр Хәбибуллин да рәттән 30нчы сезонны карый икән.

“Без Салават абыйның җырлары белән үстек, әти-әниләр дә аның җырларын тыңлады. XX-XXI гасырның легендасы ул, зирәк фикерле чын халык җырчысы”, диде аның турында сораштыруда катнашкан яшь буын вәкилләре.
Күбесе 90нчы еллардагы җырларын яратып тыңлауларын, популяр яңа буын җырчылары күп булса да, Салават - Салават инде дип, аның алыштыргысыз булуын әйттеләр.
Салават Фәтхетдинов
Салават Фәтхетдинов
Кичәнең төп каһарманы 30нчы сезон концертында яшь җырчыларга сабак күрсәткәндәй, халык җырын заманча ритмда башкарды, җен: “Куллар-куллар, кайда сез, алкышларыгыз кайда!?” дип акырып сәхнә каршында сикеренде. Бу мизгелдә тамашачы күз алдына, арлы бирле йөрегән, алкышлар даулаган башкаручылар күз алдына килде.
“Миңа калса, менә болай җырлауның бер авырлыгы да юк. Ләкин аның татарга кирәге дә юк”, дип Салават Фәтхетдинов фәрештәгә әйтүгә тамашачылар килешкәндәй көлешеп куйды.

Җырчы бу тамашасында, үзе әйткәнчә, алдан куелган маякларга тугры калып, кырыйга тайпылмыйча, туры барды, залда танылган дус-танышлары, Лаеш районы башлыгы кебек түрәләр булса да, берсен дә телгә алмады диярлек, концерт карарга килгән Казан футбочылары да гади тамашачы кебек, бүләкләрен азактан бирде.
Футболчылар үзләре имзалаган туп бүләк итте
Футболчылар үзләре имзалаган туп бүләк итте
Халык артисты Камалдагы 30нчы сезонын "Татарстанны республика дип әйтергә телем әйләнми, ул кечкенә генә булса да дәүләт, аның халкы, теле бар, моңы бар. Татарстан кебек ил беркайда да юк", дип "Мин яратам сине Татарстан!" җыры белән йомгаклады.
Декабрьдә әлеге програмны Салават Фәтхетдинов Мәскәүдә куярга ниятли.

Комментарии

Популярные сообщения из этого блога

Гундяев благословил войны Путина в Ичкерии, Сирии, Грузии и Украине — действия, вызвавшие огромный резонанс во всем мире, — и тем самым он стал соучастником убийств мусульман и христиан

Во время сессии «Съезда народных депутатов», проходившей в Варшаве с 27 по 29 июня под руководством бывшего депутата Госдумы РФ Ильи Пономарёва, один из участников спросил меня: «Как вы, татары, относитесь к патриарху Кириллу? Ведь в России его считают святым человеком, не так ли?» У меня не было возможности ответить на этот вопрос во время сессии; только сейчас я нашел время подробно изложить свое мнение. Как он может быть «святым»? Агент «Михайлов» — действовавший под этим псевдонимом — работал в интересах КГБ СССР. Владимир Михайлович Гундяев известен всему миру как Патриарх Московский и всея Руси Кирилл.  Патриарх Кирилл (Гундяев), в 1990-е годы — именно тогда он упрочил свое положение и сколотил состояние, которое в конечном счете позволило ему взойти на патриарший престол. До вступления в эту должность его личное состояние, по оценкам некоторых экспертов, достигало 4 миллиардов долларов. Как можно считать Гундяева святым человеком?  Гундяев благословил войны Путина ...

В Кремле началась паника из-за действий ПАСЕ: "ПАСЕ хочет уничтожить Россию"

В Кремле началась паника из-за действий ПАСЕ:  " ПАСЕ хочет уничтожить Россию Парламентская Ассамблея Совета Европы 17 октября приняла резолюцию о непризнании Владимира Путина легитимным президентом России. В тексте резолюции Россия обвиняется во всех мыслимых и немыслимых грехах. Тут и «вторжение в Грузию» в 2008 году, и "оккупация территорий" Украины, "уничтожение свободы", и "война против демократии». А сама РФ в тексте резолюции названа "фактической диктатурой" с "неоимпериалистической идеологией Русского мира". Обвинения ПАСЕ коснулись и Русской Православной Церкви, якобы "искажающей христианские православные традиции", и являющейся "идеологическим продолжению режима Владимира Путина".  В итоге, в своей резолюции ПАСЕ призывает государства-члены Совета Европы, государствам-наблюдателям и Европейскому Союзу прекратить все контакты с Путиным, за исключением гуманитарных целей и в стремлении к миру, усилить военную...

Российские генералы, арестуйте Путина во время парада 9 мая

Российские генералы, арестуйте Путина во время парада 9 мая. Если вам удастся арестовать Путина, у вас появится возможность избежать Международного уголовного трибунала в Гааге и спасти миллионы своих подчиненных солдат и офицеров.  Когда Путин начал войну с Украиной, он почему-то думал, что команда Зеленского бежит в Польшу, украинцы встретят Путина цветами, и он разгромит «укронацистов» за три дня. И, конечно же, именно это и произошло: они получили достойный ответ. По состоянию на 3 мая 2026 года общие боевые потери российских войск составляют приблизительно 1 333 200 человек, 11 906 танков и 267 589 беспилотников... Так, с начала полномасштабной войны в Украине уже погибли более 20 российских генералов.   Если война еще продолжится, Россия потеряет миллионы своих граждан, и сколько миллионы людей еще покинет Россию из-за кризиса? Просто учтите, что за это время Россия оказалась в беспрецедентном состоянии полной международной изоляции. Огромные потери рабочих мест, ра...