ПЕРВОМУ КУРУЛТАЮ ВТОЦ- 30 ЛЕТ!
Бөтентатар иҗтимагый үзәге президиумы (БТИҮ) - беренче Корылтай уздыруның 30 еллыгына багышланган булачак тантаналы мәҗлесе унаеннан фикерләр.

Хөрмәтле милләттәшләр-ватандашлар!
БТИY 30 еллык катлаулы юлны узып, икътисади һәм сәяси каршылыкларны җиңә-җиңә, таралмыйча җыелышуыбыз белән Сезне алдан ук чын ихлас күңелдән котлыйм! Милли тарихыбызда беренче тапкыр татарларның Бөтентатар иҗтимагый үзәге оешмасы барлыкка килде. Узган 30 ел эчендә Сез Татарстанның кахарманнары буларак, халкыбызның бәйсезлеге, иреге өчен ялкынлы көрәш юлында булдыгыз. Сез тарихи дөреслекне булдыру, татар халкының дәүләтчелеген торгызу, Ислам динен, татар телен тергезү өчен үзегезнең сүзләрегез, гамәлләрегез белән актив көрәштегез. БТИҮ, Милли Мәҗлес, «Иттифак» партиясе, ТЯБ «Азатлык», Аксакаллар Шурасы, «Идел-Урал» оешмасы, «Суверенитет» комитеты, «Халык фронты» Ватан җәмгыяте һәм башка иҗтимагый сәяси оешмалары үткәргән корылтайларда, митингларда, пикетларда, ачлыкларда һ.б. чараларда катнаштыгыз. Моның иң күркәм нәтиҗәсе – халкыбызның милли үзаңы көчәюенә китерде. Бу коллыка төшерелгән халыклар тормышында бәлки гасырга бер яки берничә гасырга бер була торган хәлдер. Аллага шөкер, безнең бу катлаулы чор үзебезне татар итеп хис иттерде, милләтебез белән горурлану мөмкинлеге бирде. БТИҮ милләтебезне берләштерү юлында заман таләпләренә җавап бирүче уңышлы эшчәнлеге өчен олы ихтирамга лаек.

Уважаемые единомышленники, хотелось бы услышать от Вас предложения и пожелания. Пишите, что для нас будет полезным, ВТОЦ обязательно учтет Ваши замечания и пожелания!
Халык әйтсә, хак әйтә: “Бер очрашу – үзе бер гомер ул!”
Туганнар, милләт өчен сынау көннәрендә бердәм һәм бергә булыйк!
Барыбызга да уңышлар, саулык-сәламәтлек телим!

Тулы маглумәт монда: https://tatar-toz.blogspot.com/2019/02/30.html
Хөрмәт белән! Рәфис Кашапов - БТИҮ әгзасы, "Азат Идел-Урал" хәрәкәте җитәкчеләренең берсе. Чаллы - Казан - Киев - Лондон.
Комментарии
Отправить комментарий