"Азат Идел-Урал" хәрәкте Татар конгрессы делегатларын Украинадагы сугышны яклаган резолюцияне хупламаска чакырды
"Халыклар төрмәсе җимереләчәк, ә сезгә корылтайда дәшми утырган өчен оят булачак", диелгән мөрәҗәгатьтә.
"Азат Идел-Урал" хәрәкәте Дөнья татар конгрессының VIII корылтае делегатларын Украинадагы сугышны якалаган резолюцияне кабул итмәскә чакырып мөрәҗәгать чыгарды. Элегрәк Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев корылтай резолюциясенә "Русиянең Украинада махсус операциясен яклау" турында җөмлә кертеләчәк дигән иде.
"Татар халкы исемен урыс сугышы һәм Мәскәү империализмы мәнфәгатьләрендә куллануга юл куймагыз. Халыклар төрмәсе җимереләчәк, ә сезгә корылтайда дәшми утыруыгыз өчен оят булачак, балаларыгыз һәм оныкларыгызга ни өчен Путинның һәм Русиянең хәрби җинаятьләрен хуплавыгыз турында кыенсынып кына сөйләргә туры киләчәк", диелгән хәрәкәт мөрәҗәгатендә.
Хатны чит илләрдә яшәче татар милли хәрәкәте активистлары, аерым алганда АКШтан Вил Мирзаянов, Илшат Хаби, Камил Сукаев, Британиядән Рафис Кашапов, Төркиядән Фәрит Зәкиев һәм Роза Корбан, Польшадан Нәфис Кашапов, Швециядән Динар Миңкәев һәм Динар Сәгъдиев, Черногориядән Нәфисә Гобәйдуллина, Украинадан Зөлфирә Бойко имзалаган. Әлеге исемлек тулыланып тора диелә.
Дөнья татар конгрессының оешуына быел утыз ел тула. 30 июль–3 август Казанда конгрессның VIII корылтае узачак. Быелгы җыен Путинның Украинага каршы башлаган сугышы һәм шул сәбәпле илдә ныгый барган тоталитар культура шартларында узачак. Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев корылтай исеменнән Путинның Украина сугышын яклаган карар кабул иттерергә тели.
Күпчелек делегатлар моның белән килешми һәм Конгрессның чираттагы корылтае татар мәсьәләрен генә тикшерергә һәм карарларын да шул өлкәдә генә кабул итәргә тиеш дип саный. Алар фикеренчә, Русия агрессиясен ачыктан-ачык хуплау Конгрессның бигрәк тә чит илләрдәге татар оешмалары белән элемтәләрен өзәчәк, зур таркаулыкка китерәчәк. Моңардан тыш андый милитаристик белдерүләр Татар конгрессының халыкара мәйдандагы йөзенә тап төшерәчәк һәм аның Русия силовиклары контролендә булуын күрсәтәчәк.
Васил Шәйхразиевның Милли шура рәислегеннән китүне таләп итеп "Азатлык" яшьләр берлеге пикет та уздырды.
Корылтайга 1 500 кеше чакырулы, шуларның 1 меңе – делегатлар, 500е – кунаклар. Пленар утырыш Kazan Expo үзәгенең Илһам Шакиров залында узачак.
https://www.azatliq.org/a/31966709.html
Комментарии
Отправить комментарий