Мөһаҗирлектә оешкан татар оппозициясе либераль урыс оппозициясен милли республикаларны танымауда гаепли. Шул ук вакытта урысның сәяси көчләре белән эшләргә кирәк диючеләр дә бар.
24 ноябрьдә Азат милләтләр лигасы Мүнхен иминлек конференциясендә чыгыш ясауны сорап, җыен рәисе Кристоф Хойсген исеменә мөрәҗәгать юллады. Милли хәрәкәт вәкилләре урыс оппозициясеннән тыш, татар, башкорт, бурят һәм башка халыкларга да сүз бирергә чакырды.
Быел оешкан Азат милләтләр лигасы мондый белдерүләр белән еш чыгыш ясый. Алар дөнья җәмәгатьчелегенә урыс оппозициясе Русиянең милли республикаларын тәкъдим итә алмый дип даими тәкрарлый. Киләчәк турында бары асаба халыкларының вәкилләре белән фикер алышырга кирәк дип саныйлар. Шул сәбәпле, октябрь азагында лига Русия халык депутатларының Польшадагы җыенын да танымавын белдерде.
Белешмә: "Азат милләтләр лигасы"
Азат милләтләр лигасы — Русиядәге халыкларга бәйсезлек бирелсен, аның субъектлары чын суверенитет алсын дигән максат белән оештырылган сәяси платформа. Русия халыкларының милли хәрәкәт вәкилләре тарафыннан 2022 елда оештырылды. Аңа башкорт, бурят, ингуш, калмык, татар, эрзя, удэгей активистлары керде.
Соңрак, 15 ноябрьдә, Азат милләтләр лигасы Европа парламенты президенты Роберта Мацолага белдерү белән чыкты. Моңа җәен урыс оппозициясе вәкилләре белән берлектә Европа парламенты каршында оешкан The Secretariat of European Russians (Европа урыслары/россиянары секретариаты) оешмасының Брюссельдә Европа парламенты җитәкчелеге белән очрашуы сәбәп булды. Секретариат Мәскәү хакимиятендә яшәүче халыкларның һәм җирлекләрнең фикерен ирештерә алмый, дип белдерде лига үз мөрәҗәгатендә. Шул ук вакытта Азат милләтләр лигасы Европа сәясәтчеләре белән мөстәкыйль очрашулар үткәреп килә.
Русиянең Украинага каршы сугыш башлавы нәтиҗәсендә чит илдә урыс оппозициясенең үз көчләре оешты. Free Russia Foundation эшли, Навальный тарафдары Владимир Милов актив эш алып бара, Илья Пономарев башлангычы белән халык депутатлары корылтае нәтиҗәсендә "Азат Русия" оешты, сәясәтче Гарри Каспаров көнбатышта "яхшы урыс паспорты" булдыру тәкъдим итте. Әлеге хәрәкәтләр хакимиятне алыштырып, ирекле Русия төзү максатында эш итүен белдерә.
Урыс оппозициясе белән бер вакытта чит илдә татар-башкорт мәнфәгатьләрен кайгыртучы Азат милләтләр лигасы төзелде. Әлеге сәяси платформа Русиядәге халыкларга бәйсезлек алу, аның субъектларына чын суверенитет бирү максаты белән эшли. Алар урыс оппозициясе белән эш итми. Бу оешмада "Азат Идел-Урал" хәрәкәтен оештыручыларның берсе Рафис Кашапов, Башкорт милли сәяси үзәге рәисе Руслан Габбасов актив эш алып бара.
30 октябрьдә Истанбулда "Азат Русия өчен" хәрәкәте оешты. Алар Русиядә халыкларга үзбилгеләнү хокукы бирү, милли республикаларны яңадан кору, чын федерализм булдыру максаты белән эшләргә җыенуын белдерде. Оешманың рәисе Руслан Кутаев һәм аның урынбасары Руслан Айсин урыс оппозициясе белән эшләячәген дә белдерде.
Белешмә: "Азат Русия өчен" хәрәкәте
"Азат Русия өчен" хәрәкәте —Русиядә халыкларга үзбилгеләнү хокукы бирү, милли республикаларны яңадан кору, чын федерализм булдыру максаты белән оешкан хәрәкәт. Оештыру җыены 2022 елның 30 октябрендә Истанбулда үтте. Анда чечен, татар, украин, урыс, кырымтатар, чиркәс, дагыстан, кыргыз халкы вәкилләре, Төркиядәге элекке мөһаҗирләр, барлыгы 60лап кеше катнашты. Хәрәкәтнең рәисе итеп чечен активисты, Ичкерия хөкүмәтенең элекке вице-премьеры Руслан Кутаев, аның урыбасары итеп сәясәт белгече Руслан Айсин сайланды.
Татар-башкорт милли хәрәкәте урыс оппозициясе белән, либераль карашта булуына карамастан, эш итәргә тиешме? Урыс булмаган оппозиция мөстәкыйль рәвештә эш итә аламы һәм аларның тавышын дөнья җәмәгатьчелеге ишетә алырмы? Азатлык Рафис Кашапов, Руслан Габбасов һәм Руслан Айсин фикерләрен белеште.
"Алар белән бергә була алмыйбыз"
Лондонда яшәүче татар активисты Рафис Кашапов фикеренчә, урыс оппозициясе милли проблемнарны танымый.
"Безгә "Азат Идел-Урал" оешмасыннан Каспаровның "Азат Русия" форумында катнашырга, хатлар язарга туры килде. Моннан бернинди файда да булмавын күрдек. Безгә төрле форумнарда очрашырга туры килде. Алар башка халыкларны аңларга теләми. Безнең бер уртак фикер дә юк.
Белешмә: "Азат Идел-Урал" хәрәкәте
"Азат Идел-Урал" хәрәкәте оешу турында 2018 елның мартында игълан ителде. Аңа татар милли хәрәкәте активисты, интернетта Путин сәясәтен тәнкыйтьләгән язмалары өчен өч ел төрмәдә утырып чыккан, 2018 ел ахырында Британиядә сыену алган Рәфис Кашапов, эрзя милли хәрәкәте активистлары Сыресь Боляень һәм Ростислав Мартынюк нигез салды. Әлеге хәрәкәт Идел буе республикаларындагы халыкларның милли хокукларын, телләрен яклап төрле чаралар уздыра.
Миңа төрмәдә утырганда Навальныйдан да, Каспаровтан да, Ходорковскийдан да ярдәм булды. Хәзерге вазгыять шулай килеп басты, аларның чын йөзе ачылды. Оппозиция урыс ягына, урыс имперсиясенә каера. Дмитрий Гудков та шундый фикердә. Без алар белән бергә була алмыйбыз, киресенчә, каршы булырга тиеш.
Русия Грузиягә бәреп керде, Украина, Сүрия мәсьәләсе килеп чыкты. Әлеге санап узылган шәхеснең берсе дә Путинның җинаятьчел режимын кискен итеп тәнкыйтьләп чыкмады. Бу нәрсәне аңлата? Әлеге кешеләр хакимияткә килеп, Кремльгә кереп утыралар икән, шул ук Путин эшен дәвам итәчәкләр.
Урыс оппозициясендә империя төзү канга сенгән. Без алар белән бер рәттә була алмыйбыз
Илья Пономарев җыенына катнашырга чакырылган идек, ләкин програмнары белән танышып чыкканнан соң баш тарттык. Аларның алдан ук империяне саклап калырга теләүләре билгеле иде. Безгә урыс империясе таралып, милли республикалар аерым дәүләтләр булып оешу кирәк. Себер, Идел-Урал, Кавказ, Русиянең Европа өлешендә дә төбәкләр аерылып чыгарга тели. Европадагы кебек күп төрле дәүләтләр белән берлектә икътисади, сәяси, мәдәни үзара аралашып яшәргә исәп. Урыс оппозициясендә империя төзү канга сенгән. Без алар белән бер рәттә була алмыйбыз", диде ул.
Кашапов сүзләренчә, хәзерге вакытта алар Дөнья татар конгрессыннан аерылып чыккан, Европадагы милли оешмалар белән эшли башлаган.
"Безнең өчен чит илләрдә уңай хәлләр күзәтелә. Уннан артык илдә Дөнья татар конгрессының бүлекләре аерылып чыкты. Кайберләре конгресс фикерен хупламый. Алар миннән Европа илендә татар корылтаен үткәрүне сорый. Моның өчен акча кирәк. Хәзер сөйләшүләр алып барабыз. Финанс ярдәм булса, мин бу эшкә тотыныр идем", ди ул.
Рафис Кашапов Идел-Урал халыклары, төрки милләт хәрәкәтләре белән эш итәчәген сөйләде. Киләсе елның апрель аенда Төркиядә "Туран" корылтае уздырып, татар, башкорт, төрек, азәрбайҗан, казакъ, фин-угыр һәм төрки булмаган себер халык вәкилләрен җыярга җыеналар. Чарага Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганны да чакырачаклар.
"Европада безне күрә башладылар. Польшада, Чехиядә, Италиядә җыеннарда катнаштык. Хәзер Швециядә узачак чарага чакырулы. Русиядә кол халыкларны күрә башладылар. Бу — яхшы күренеш. Моңа кадәр мондый хәлнең булганы юк иде", ди ул.
Азат милләтләр лигасы "Русиянең азат халыклары форумы" белән эшли. Анда Украина, Польша, Латвия, Литва вәкилләре катнаша. Европа оешмаларына керү эше алып барыла. Киләсе елда лига вәкилләре Европа парламенты җитәкчелеге белән очрашу нияте булуын да әйтте.
"Ярты ел элек безне беркем ишетми иде"
Башкорт милли сәяси үзәге рәисе Руслан Габбасов сүзләренчә, урыс һәм урыс булмаган оппозициянең каршылыгы милли республикаларның киләчәген төрлечә күрүгә бәйле.
Урыс оппозициясе Русияне бүгенге территориядә саклап калу өчен тырыша
"Безнең каршылык шунда, алар (урыс оппозициясе) Русияне бүгенге территориядә саклап калу өчен тырыша. Әйе, аерым җирлекләр китсен, кайбер милли республикалар аерылып чыксын, диләр. Әйтик, Чечня белән Тыва. Ни рәвешле алар моны хәл итә ала? Нәрсә нигезендә теге яисә бу республиканы аералар? Моннан тыш, кайбер сәясәтчеләр барлык республикаларны аерырга әзербез, моның өчен үзләре кабул итәчәк кануннар нигезендә референдум үткәрергә кирәк ди. Милли республикалар суверенитет игълан итте, референдумнар үткәрде. Без бу илгә ышандык, ул безне алдады. Нәтиҗәдә, барлык хокукларыбызны тартып алдылар. Бүген урыс оппозициясенә бернинди ышаныч та юк", ди ул.
Милли хәрәкәт Башкортстанның киләчәген бәйсез дәүләт буларак күрә, ди сәясәтче. Ул урыс оппозициясе "йә Мәскәү, йә урыс халкы исеменнән" генә чыгыш ясый ала дип саный.
"Ярты ел элек безне беркем ишетми иде. Хәзер безнең тавыш ныграк яңгырый башлады. Русиянең киләчәге турында еш сөйләшүләр алып барыла. Якын киләчәктә без Европа парламенты һәм башка халыкара мәйданнар милли республика вәкилләре белән очрашырга мөмкинлек табар дип өметләнәбез.
Заманында Русия оппозициясе элитасы, шул ук Ходорковский, Навальный, Милов Европа сәясәтчеләре белән тыгыз элемтәләр корды. Бүген алар әлеге хезмәттәшлекне куллана, финанслар, грантлар ала, фондларга мөрәҗәгать итә. Безнең андый мөмкинлек юк. Финанслау да, юридик һәм мәгълүмати ярдәм дә күрсәтелми", ди ул.
Габбасов урыс оппозициясе белән бергә эшләүче милли хәрәкәт вәкилләре эшен хупламый. Киләчәктә, ягъни Русиядә хакимият алышынып, дәүләткә оппозиция килгән очракта, "артында халык торган сәяси көч" алга чыгачак. Аның сүзләренчә, урыс оппозициясе белән йөргән милли хәрәкәт вәкилләрен, киресенчә, читләштерергә мөмкиннәр.
"Без бу хәрәкәтләргә кереп үз урыныбызны яуларга тиеш"
"Азат Русия өчен" хәрәкәте рәисе урынбасары, сәясәт белгече Руслан Айсин Азат милләтләр лигасы фикере белән килешми.
"Безнең төп позиция – либераль урыс оппозициясе үз фикерен генә түгел, башка халыкларның сүзен дә җиткерергә тиеш. Әлегә безне ишетмиләр, димәк, без начар эшлибез. Шуңа күрә бу структураларга керергә кирәк.
Либераль оппозицияне урысныкы дип атарга кирәкмидер, чөнки анда яһудләр дә, әрмәннәр дә бар. Әлбәттә, алар үз мәнфәгатьләрен алга сөрә, безне санга сукмый. Әгәр дә без көчле булсак, берләшсәк, безне исәпкә алырга мәҗбүр булачаклар. Алар безгә өстән карый. Шуңа күрә без үз фикеребезне ачык итеп, хәтта өстәлгә сугып әйтергә тиешбез.
Максудилар кадетлар белән эш иткән. Димәк, башка юл юк
Шул ук Садри Максудилар кадетлар белән эш иткән. Димәк, башка юл юк. Без күп түгел. Азат милләтләр лигасы позициясендә торырга мөмкин, ләкин ул стратегик яктан дөресме икән? Без төрле ресурсларны кулланырга, төрле трибунага чыгып хәрәкәт итәргә тиеш. Уртак дошман бар. Ул – Мәскәү, путинизм. Әгәр дә без үзара талаша башласак, бу режимны көчәйтүгә генә китерәчәк. Бүген безнең ресурслар юк. Хезмәттәшлек итмәсәк, читтә калачакбыз. Мәсәлән, XIX гасыр ахырында яһудләр ирекле көрәш өчен инкылаб хәрәкәтләрендә катнашкан. 1860-70нче елларда аларның саны 5-7 процент булган, ә инде 1880-90нчы елларда 40-50 процент тәшкил иткән. Нәтиҗәдә, яһудләр Русиядә хакимиятенә кереп тулган. Троцкий, Кагановичларны алыйк. Икенче дөнья сугышыннан соң алар фәләстиннәрне кысып үз дәүләтләрен кора алган. Без дә яһудләр кебек күп түгел, әмма рух һәм сәяси максат бар. Әгәр сабый бала кебек үпкәләп йөрсәк, без максатыбызгә ирешә алмабыз. Мисал өчен, зур җәберләү күргән чеченнар төрле хәрәкәтләрдә актив катнаша.
Әгәр дә урыс либераль оппозициясе хакимияткә килә икән, димәк, безне читкә этәреп, бу урынга башка татарны куячак дигән сүз. Бер гасыр элек безнең шәхесләр конституцион демократлар белән бергә хәрәкәт иткән. Бу бит шул ук либераллар. Ә кем белән берләшергә? Без бу хәрәкәтләргә кереп үз урыныбызны яуларга тиеш. Безгә дәүләтчелек, конфедерация кирәк дир әйтергә кирәк. Әгәр болай эшләмәсәк, беркем дә синең өчен борчылмаячак", диде ул.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Комментарии
Отправить комментарий