К основному контенту

Азат милләтләр лигасы Мүнһеннең иминлек конференциясенә Русиянең асаба халыклары вәкилләрен дә катнаштыруны сорый

 


Мүнһеннең иминлек конференциясендә Европа комиссиясе рәисе Урсула фон дер Ляйен чыгышы. 19 февраль, 2022 ел

2023 елның февралендә Мүнһендә иминлек конференциясе үтәчәк. Анда Русия хакимияте вәкилләрен чакырмадылар. Русиянең киләчәге турында Русия оппозициясе һәм аннан сөрелгәннәр белән фикер алышырга телибез, диделәр. Азат милләтләр лигасы чарада Русиянең асаба халыклары вәкилләре дә катнашырга тиеш ди.

Азат милләтләр лигасы Мүнһеннең иминлек конференциясе рәисе Кристоф Хойсгенга мөрәҗәгать итте. Бу хатның күчермәсе Азатлыкта да бар.

"Twitter-дагы сәхтифәгездән тиздән узасы MSC-2023 утырышында мөһаҗирлектәге урыс оппозицион төркемнәре вәкилләре катнашачагын белдек. Без Конференциянең Кремль түрәләрен чакырмавын да, Русиянең Украинага һөҗүмен хөкем итүчеләргә һәм бу гаделсез колониаль сугышны хупламаучыларга үз сүзләрен әйтергә мөмкинлек бирүен дә хуплыйбыз", диелә мөрәҗәгатьтә.

Хат авторлары әйтүенчә, Кремль Русиядә урыс булмаганнарны ассимиляцияләү һәм маргинализацияләү сәясәте уздыра. Мәскәү бу сәясәтен милли сәяси фиркаләрне һәм иҗтимагый оешмаларны тыеп, мәгариф системыннан милли телләрне этеп чыгарып, сәясәтчеләрне һәм активистларны эзәрлекләп, шул ук вакытта "асаба халыкларның җирләрендәге җир асты байлыкларын ерткычларча файдаланып" башкара ди алар.

"Сездән Азат милләтләр лигасы вәкилләренә форумда чыгыш ясарга мөмкинлек бирүегезне сорыйбыз. Русия җирләренең киләчәге турындагы сөйләшү безнең дә — асаба халыклар вәкилләренең фикерен ишетү мөмкинлеген дә — күз уңында тотадыр дип ышанабыз. MSC-2023тә урыслар белән генә түгел, татарлар, башкортлар, бурятлар, якутлар, калмыклар, чеченнәр, эрзяләр, казакълар, мокшалар, ингерманландлар һәм башка халыклар белән диалог өчен дә урын бардыр дип ышанасы килә", ди хат авторлары.

Хатны татар, башкорт, бурят, якут, калмык, чечен, эрзя, казакъ, мокша, ингерманланд милли һәм төбәк хәрәкәтләре вәкилләре имзалаган.

Мүнһеннең иминлек конференциясе — 1962 елдан Бавария башкаласында ел саен уза торган чара. 1998 елдан аны Германия хөкүмәте финанслый. Ул киләсе елның 17-19 февральләрендә үтәчәк. Алман дипломаты форумга Русия хакимияте вәкилләренең чакырылмавын игълан иткән иде.

"Без аларга пропаганда өчен платформа бирмәячәкбез. Без Русиянең киләчәге турында Русия оппозициясе һәм аннан сөрелгәннәр белән фикер алышырга телибез. Аларның тавышлары ишетелергә һәм көчәергә тиеш", дип язды Хойсген Twitter-да.

  • Соңгы елларда Русияне илдәге федерализмны яклаучыларга, активистларга басымда һәм Мәскәүнең милли азчылык, асаба халыклар вәкилләренә ассимиляцион сәясәт алып баруда еш тәнкыйтьлиләр.

Белешмә: "Азат милләтләр лигасы"

Азат милләтләр лигасы — Русиядәге халыкларга бәйсезлек бирелсен, аның субъектлары чын суверенитет алсын дигән максат белән оештырылган сәяси платформа. Русия халыкларының милли хәрәкәт вәкилләре тарафыннан 2022 елда оештырылды. Аңа башкорт, бурят, ингуш, калмык, татар, эрзя, удэгей активистлары керде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Комментарии

Популярные сообщения из этого блога

BİZ KURİL ADALARININ JAPONYA’YA GERİ VERİLMESİNİ TALEP EDİYORUZ! BAĞIMSIZ TATARİSTAN HÜKÜMETİNİN JAPONYA BAŞBAKANINA AÇIK MEKTUBU

BİZ KURİL ADALARININ JAPONYA’YA GERİ VERİLMESİNİ TALEP EDİYORUZ! BAĞIMSIZ TATARİSTAN HÜKÜMETİNİN JAPONYA BAŞBAKANINA AÇIK MEKTUBU Sayın Fumiyo Kişida beyefendi! Biz, Bağımsız Tataristan Hükümeti olarak, Sizi ve Sizin Hükümetinizi kalpten selamlamaktan mutluluk duyuyoruz! Biz, kadim Tatar milletinin temsilcileri olarak, Moskova’nın sömürge rejiminden kaçarak, vatanımızın dışında Tataristan’ın bağımsızlığına ulaşmasını amaçlayan bir Hükümet kurduk. Bizim ülkemiz 470 sene önce silah gücüyle ve sinsi bir şekilde Moskovya tarafından ilhak edildi. Adaletsizlik, saldırganlık, yalan ve ikiyüzlülük asırlar boyunca bu imparatorluğun yöneticilerine hastır. Sizin ülkenizin bir parçasını da bu insanlık dışı imparatorluk ilhak etmiştir. Medya üzerinden öğrendiğimize göre 22 Nisan 2022 tarihinde Japonya Hükümeti resmi olarak ilk defa Güney Kuril adalarını yasadışı bir şekilde işgal edilmiş ülkenizin «kuzey toprakları» olarak ilan etmiş. Şüphesiz ki, Japonlar için tarihi adaleti sağlamak v

Татарский народ имеет право на свое государство. Меджлис рассмотрит вопрос признаниям независимости Татарстана

Татарский народ имеет право на свое государство. Меджлис рассмотрит вопрос признаниям независимости Татарстана. Членами Меджлиса крымскотатарского народа в ближайшее время будет рассмотрено по сути обращение Правительства Независимого Татарстана о признании независимости. Об этом QIRIM.News заявил глава Меджлиса Рефат Чубаров. Он выразил уверенность, что крымские татары вместе с казанскими татарами найдут «ещё более эффективные пути нашего сотрудничества во благо наших народов». «Меджлис крымскотатарского народа активно взаимодействует с руководителями Правительства независимого Татарстана по всем вопросам, связанным с поддержкой Украинского государства, укреплением взаимоотношений между крымскотатарским и татарским народами. Чубаров отметил, что современная россия является государством, в котором против воли к свободе и независимости, силой удерживаются коренные народы. «К числу таких порабощенных народов, прилагающих особые усилия к обретению своей свободы и образованию независим

Ни судного дня, ни самолётов: на сверхсекретном аэродроме «Чкаловский» уничтожили три самолёта

18 сентября в Подмосковье, на самом защищённом военном аэродроме «Чкаловский»  случилась диверсия. Неизвестные привели в действие взрывчатку, заложенную на борт самолётов 354-го авиаполка специального назначения Ан-148 и Ил-20. В результате взрыва пострадал ударный вертолёт Ми-28, который поднимали в воздух для патрулирования местности и борьбы с беспилотниками. Кроме того, из-за детонации серьёзные повреждения понёс так называемый «самолёт судного дня». Ил-20 и транспортник производства «Антонова» диверсанты уничтожили. Не подлежит восстановлению и ещё один Ан-148, который стоял неподалёку от места, где произошёл хлопок. Каким образом все ответственные за безопасность столь важного объекта службы буквально прошляпили попадание неизвестных людей на территорию аэродрома, уже не столь важно. Ил-86, который в случае наступления критической ситуации, должен подняться в воздух вместе с президентом и руководством страны, в ближайшее время выполнять свои прямые функции не сможет. К слову, из