К основному контенту

"Татар юкка чыгар дигән курку юк". Татар эшмәкәрләре сугышны хуплады, милли һәм икътисади проблемнарны күтәрмәде



XI Бөтенрусия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнашучылар

Бөтенрусия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында икътисади һәм милли проблемнар күтәрелмәде. Шәйхразиев Украинага каршы сугышучыларга ярдәм җыю, Русиянең җиңүен көтү турында сөйләде. Миңнеханов исә "илнең гөрләп яшәвен" әйтеп, татарның юкка чыгу куркынычы булмавына ышандырырга тырышты.

13-15 март Казанда XI Бөтенрусия татар авыллары эшмәкәрләре җыены узды. Очрашуга Русиянең 43 төбәгеннән һәм 5 илдән 500 эшмәкәр һәм фермер катнашты. Чәршәмбе җыенга нәтиҗә ясалды, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында йомгаклау утырышы узды.

Җыенда катнашучылар Чуашстанның Шыгырдан, Тукай, Урмай авыллары тәҗрибәсен өйрәнде. Делегатлар Камал театрында Мәхмүт Галәү әсәренә нигезләнеп куелган "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" спектаклен карады. Русия каһарманы исемен алган очучы Дамир Йосыпов белән очрашты, аның каһарманлыгы турында фильм карады.

"СЕБЕРТАТАР ТЕЛЕ" МӘСЬӘЛӘСЕ КҮТӘРЕЛМӘДЕ

Русия авыл эшмәкәрләре җыены вакытында Татар конгрессы бюро утырышы җыеп, милли проблемнарны, шул исәптән күптән түгел Мәскәүнең "себертатар телен" аерым тел дип игълан итүе уңаеннан карар кабул итәргә җыенган иде. Ахыр чиктә Конгресс утырышны уздырмаска булды. Бу "себертатар теле" мәсьәләсен күтәрмәү күрсәтмәсе, "сәяси конфронтациягә керергә теләмәү" белән аңлатылды.

Республиканың милли сәяси проблемнарны күтерергә теләмәве авыл эшмәкәрләре җыенында да күренде: чыгышларда Украинага каршы җинаятьчел сугыш башлаган Путинны хуплау, сугышчыларга ярдәм итү, Русиядә татарларга куркыныч янамый дигән фикерләр әйтелде.

Җыенның пленар утырышында президиумда "себертатар телен" аеруга каршы булган Төмән өлкәсендәге татар оешмаларының координацион үзәге рәисе, эшкуар Ринат Насыйров утырды. Ләкин аңа сүз бирелмәде.

Җыенның пленар утырышы, президиум
Җыенның пленар утырышы, президиум

Себер төбәгеннән Төмән өлкәсе Тубыл районының Өстамак авылы фермеры Рушан Янабаев чыгыш ясады, "себертатар теле" мәсьәләсен ул да күтәрмәде.

"Мин Себердә яшәүче татармын" дип башлады эшмәкәр сүзен. Иртыш елгасы буенда урнашкан авыл эшмәкәре мөгезле эре терлек үстерүе, сөт җитештерү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Киләчәктә ул терлек санын арттыру өчен буш авыл хуҗалыгы җирләрен эшкәртергә һәм ваклап сатуны көчәйтергә теләвен сөйләде.

Алга таба ул татар өслүбендә кемпинг, ял итү урынын эшләргә җыена. Туристларга алар хәләл ризык һәм җирле елгадан тотылган балык тәкъдим итәчәк. Себертатар үрнәгендә төзелгән агач мәчетнең реставрацияләнүен дә әйтте ул.

ТАТАР ЭШМӘКӘРЛӘРЕ ЗАРЫ: ИКЪТИСАД ТҮГЕЛ, Ә УРЫСЛАШУ

Җыенда чыгыш ясаган эшмәкәрләр үз тәҗрибәләре белән уртаклашты. Узган еллардан аермалы буларак катнашучылар икътисади проблемнар күтәрмәде. Соңгы вакытта авыл хуҗалыгындагы кадрлар кытлыгы, импорт җиһазларга бәйлелек турында да сөйләүне хуп күрмәде.

Чуашстанның Комсомол районындагы "Бәрәңгегә дан" агрофирмасы җитәкчесе Рамил Идиатуллин 5 мең гектар мәйданны ни рәвешле эшкәртүе, яңа җиһазлар куллануы турында сөйләде. Әмма аныңча, авылда дин үсүенә карамастан, урыслашу төп проблем булып кала.

Рамил Идиатуллин
Рамил Идиатуллин

"Хәзер телефон тотып, башка телдә сөйләшеп йөрүче балалар безнең авылда да бар. Белгәнебезчә, ана теленә мәхәббәт яшьтән үк башлана. Шуңа күрә мин балаларга бәрәңге тоттырырга уйладым. Безне бәрәңге хезмәт сөючән булырга өйрәтте", диде ул.

Түбән Новгород өлкәсенең Сафаҗәй районыннан килгән эшмәкәр Айрат Абдуллов та балаларның үзара урыс телендә аралашуын әйтте. Моңа гаджетлар, мультфильмнар гаепле дип саный ул.

"Без гаиләдә татар телендә сөйләшәбез, ләкин урыс телен кушып сөйлибез. Балаларыбыз урамда футбол уйный да, урысча сөйли башлый. Бу телефон, мультфильмнарның йогынтысы дип уйлыйм", диде ул.

Абдуллов авылда халыкның күпләп Мәскәүгә китүен дә әйтте. Үзе дә заманында Русия башкаласына киткән булган. Соңрак авылга кайтып, пилмән, мантый, өчпочмак, пәрәмәч ясый башлаган. Хәзер ул яңа җиһаз сатып алып, Русия базарын яуларга теләвен әйтте.

"ПУТИННЫ ХУПЛЫЙБЫЗ ҺӘМ ҖИҢҮ КИЛСЕН ДИП ЭШЛИБЕЗ"

Проблемнарга урын табылмаса да, авыл эшмәкәрләре Русиянең Украинага каршы һөҗүмендә катнашучы сугышчыларга ярдәм күрсәтүе турында сөйләргә вакыт тапты. Пермь краеның Барда районында хәләл камыр ризыклары пешереп сатучы эшмәкәр Физия Акбашева, Барда мәчетендә дин сабаклары бирү белән бергә, Русия хәрбиләренә булышуы турында да әйтте. Ул хәрбиләргә җылы киемнәр тегү, азык-төлек җибәрүләрен санап китте.

"Ир-егетләребезнең, яклаучыларыбызның кәефен күтәрергә тырышабыз. Мәчетләребездә алар өчен дога кылабыз", диде ул.

Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев моңа өстәп татарларның Путинны хуплавы (күрәсең, узган ел Татар конгрессы корылтаенда кабул ителгән сугышны хуплау резолюциясе турында сүз бара) һәм Русиянең җиңүен көтүен ассызыклады.

Сулдан: Ринат Насыйров, Физия Акбашева, Данис Шакиров, Васил Шәйхразиев, Рөстәм Миңнеханов
Сулдан: Ринат Насыйров, Физия Акбашева, Данис Шакиров, Васил Шәйхразиев, Рөстәм Миңнеханов

"Һәрбер өлкәдә, районнарда, авылларда эшмәкәрләр, татар халкы бик нык ярдәм итә. Бияләй бәйлибезме, мичләр алып барабызмы, ашарга илтәбезме - һәрвакыт бер-беребез белән элемтәдә торабыз. Сахалиннан Зәкия Вәлитова эшли һәм һәрбер киткән солдатка Татарстан байрагы бирә. Безнең егетләр Волгоградка төште, берничә сәгать ач торалар, татар оешмалары ярдәм итә алмыймы икән дип мөрәҗәгать итте. Без мөфтияткә чыктык. Алар тиз арада 500 кешелек итеп ашарга пешерде һәм безнең солдатларны ашатты. Бу изге эш. Бу эш дәвам итә, җәмәгать. Тагын бер кат рәхмәт әйтәсе килә. Без милли лидерыбыз Владимир Путин карарын хупладык һәм тиз арада тынычлык һәм безнең якта җиңү җитсен иде дип эшне эшлибез, дога кылабыз", диде ул. 
https://www.azatliq.org/a/32320043.html

Комментарии

Популярные сообщения из этого блога

Гундяев благословил войны Путина в Ичкерии, Сирии, Грузии и Украине — действия, вызвавшие огромный резонанс во всем мире, — и тем самым он стал соучастником убийств мусульман и христиан

Во время сессии «Съезда народных депутатов», проходившей в Варшаве с 27 по 29 июня под руководством бывшего депутата Госдумы РФ Ильи Пономарёва, один из участников спросил меня: «Как вы, татары, относитесь к патриарху Кириллу? Ведь в России его считают святым человеком, не так ли?» У меня не было возможности ответить на этот вопрос во время сессии; только сейчас я нашел время подробно изложить свое мнение. Как он может быть «святым»? Агент «Михайлов» — действовавший под этим псевдонимом — работал в интересах КГБ СССР. Владимир Михайлович Гундяев известен всему миру как Патриарх Московский и всея Руси Кирилл.  Патриарх Кирилл (Гундяев), в 1990-е годы — именно тогда он упрочил свое положение и сколотил состояние, которое в конечном счете позволило ему взойти на патриарший престол. До вступления в эту должность его личное состояние, по оценкам некоторых экспертов, достигало 4 миллиардов долларов. Как можно считать Гундяева святым человеком?  Гундяев благословил войны Путина ...

В Кремле началась паника из-за действий ПАСЕ: "ПАСЕ хочет уничтожить Россию"

В Кремле началась паника из-за действий ПАСЕ:  " ПАСЕ хочет уничтожить Россию Парламентская Ассамблея Совета Европы 17 октября приняла резолюцию о непризнании Владимира Путина легитимным президентом России. В тексте резолюции Россия обвиняется во всех мыслимых и немыслимых грехах. Тут и «вторжение в Грузию» в 2008 году, и "оккупация территорий" Украины, "уничтожение свободы", и "война против демократии». А сама РФ в тексте резолюции названа "фактической диктатурой" с "неоимпериалистической идеологией Русского мира". Обвинения ПАСЕ коснулись и Русской Православной Церкви, якобы "искажающей христианские православные традиции", и являющейся "идеологическим продолжению режима Владимира Путина".  В итоге, в своей резолюции ПАСЕ призывает государства-члены Совета Европы, государствам-наблюдателям и Европейскому Союзу прекратить все контакты с Путиным, за исключением гуманитарных целей и в стремлении к миру, усилить военную...

Российские генералы, арестуйте Путина во время парада 9 мая

Российские генералы, арестуйте Путина во время парада 9 мая. Если вам удастся арестовать Путина, у вас появится возможность избежать Международного уголовного трибунала в Гааге и спасти миллионы своих подчиненных солдат и офицеров.  Когда Путин начал войну с Украиной, он почему-то думал, что команда Зеленского бежит в Польшу, украинцы встретят Путина цветами, и он разгромит «укронацистов» за три дня. И, конечно же, именно это и произошло: они получили достойный ответ. По состоянию на 3 мая 2026 года общие боевые потери российских войск составляют приблизительно 1 333 200 человек, 11 906 танков и 267 589 беспилотников... Так, с начала полномасштабной войны в Украине уже погибли более 20 российских генералов.   Если война еще продолжится, Россия потеряет миллионы своих граждан, и сколько миллионы людей еще покинет Россию из-за кризиса? Просто учтите, что за это время Россия оказалась в беспрецедентном состоянии полной международной изоляции. Огромные потери рабочих мест, ра...