Татар милли хәрәкәте активисты Рәфис Кашаповка "Одноклассники"дагы постлары өчен административ эш ачканнар
Аны “ят агент” эшчәнлеге тәртипләрен бозуда гаеплиләр. Кашапов быел апрельдә “Одноклассники”дагы сәхифәсендә “ят агент” тамгасы белән тамгаламыйча хәбәр чыгарган. Башка язмаларын да тиешенчә тамгаламаган, дип саныйлар полициядә.
БТИҮнең Чаллы бүлегенең элекке җитәкчесе, бер төркем татар милли активистының "Сөргендәге Татарстан хөкүмәте" дигән оешмасы рәисе, хәзерге вакытта Британиядә яшәүче Рәфис Кашаповка "Одноклассники"дагы язмалары өчен административ эш ачканнар. Аны "ят агент" эшчәнлеге тәртипләрен бозуда гаеплиләр (Административ хокук бозулар кодексының 19.34 маддәсе, 4 өлеше). Бу хакта Chelny-biz хәбәр итә.
Эш материалларыннан күренгәнчә, Кашапов быел апрельдә "Одноклассники"дагы сәхифәсендә "ят агент" тамгасы белән тамгаламыйча хәбәр чыгарган. Башка язмаларын да тиешенчә тамгаламаган, дип саныйлар полициядә.
Беркетмә һәм эш материалларын карау өчен Чаллы шәһәр мәхкәмәсенә тапшырганнар.
Рәфис Кашаповка "ят агент" исеме быел гыйнварда бирелде. Ул үзен "Сөргендәге Татарстан хөкүмәте" дип атаучы төркемнең рәисе. Февраль башында оешма онлайн-очрашу үткәргән иде. Анда катнашучылар "хөкүмәтнең" яңа башлыгын билгеләп куйды. АКШта яшәүче галим Вил Мирзаянов урынына башлык итеп Британиядә яшәүче Рәфис Кашаповны сайладылар.
Элегрәк "Сөргендәге Татарстан хөкүмәте" быел октябрь уртасында Нью-Йоркта Беренче татар халык Корылтае үткәрәчәген игълан итте.
- Русия хакимиятләре "чит ил йогынтысында" булган теләсә кемне ят агент дип игълан итәргә мөмкин, канунда моның билгеләмәсе бик ачык бирелмәгән.
- Хәзерге вакытта реестрда 400ләп "ят агент" бар: бу – физик затлар да, медиалар да, сәүдәгә корылмаган оешмалар һәм хәрәкәтләр дә. "Ят агент" статусы булганнар һәр чирек саен шәхси хисапларындагы акчалар турында хисап тотарга һәм халыкка чыгарылган бөтен хәбәрләрен тамгаларга тиеш. Хисап биргәндә хаталар китсә яки тамгалау булмаса, хәтта иректән мәхрүм итүләре бар.
- 2022 ел ахырыннан "ят агент"ларга дәүләт оешмаларында белем бирергә, халык каршында чаралар оештырырга, контракт нигезендә гаскәрдә хезмәт итәргә һәм сайлау комиссияләре әгъзалары булырга ярамый.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
https://www.azatliq.org/a/32480742.html
Комментарии
Отправить комментарий