Сөргендәге бәйсез Татарстан Хөкүмәтенең бөтендөнья татарларына һәм барлык милли оешмаларына Мөрәҗәгате
Сөргендәге бәйсез Татарстан Хөкүмәтенең бөтендөнья татарларына һәм барлык милли оешмаларына МөрәҗәгатеТуганнар! Татарлар!
15 октябрь - татар тарихында иң фаҗигале көн.
1552 елның 15 октябрендә Иван Грозный гаскәрләре Казан ханлыгы башкаласына басып керә. Рус тарихчысы Михаил Худяков болай дип язган: " Казан халкын юк итү рус тарихының иң авыр сәхифәләреннән берсе. Казанлыларга каршы гаскәрнең «тәре походы», рус дәүләтенең территориаль яулап алулар юлында беренче чыгышы бик зур кеше корбаннарына китерде."
15 октябрь - үз Ватаннарын яклап шәһит киткән татар каһарманнарын искә алу көне.
Татар халкы Хәтер көнен 1989 елдан бирле үткәрә. 34 ел эчендә бу көн милли традициягә әйләнде. Ел саен татар башкаласында митинг үткәрелде. Бу митингка бөтен Россиядән килгән татарлар гына түгел, бәлки тугандаш башкорт, мари, чуваш, эрзя, удмурт һәм башка халыклар да катнаша иде.
Туганнар! Татарлар! Үз тарихын оныткан халыкның киләчәге юк. Без Хәтер
көнен 2023 елның 15 октябрендә Милли мобилизация көне буларак үткәрергә тәкъдим итәбез. Үзебезне бәйсез милли дәүләткә лаеклы бердәм халык итеп күрсәтик! Бу хокук БМО Уставында беркетелгән. Шуны да искәртик: 1992 елның 21 мартында Татарстан халкы референдумда бәйсез дәүләт өчен
тавыш бирде!
Хәтер көненә багышланган бердәм плакат белән бөтен дөньяда урамнарга чыгырга чыгабыз! (Бердәм плакат Мөрәҗәгатькә беркетелгән). Әгәр урамга чыга алмасагыз, өйдә плакат белән фотога төшегез һәм аны Интернетта таратыгыз, шулай ук түбәндәге адрес буенча җибәрегез:
government.indepen.tatarstan@gmail.com
Без Московия белән колланган халыкларының милли оешмаларына мөрәҗәгать итәбез! Нәкъ менә 1552 елда Казанны алу Московиянең канлы басып алу сәясәте, геноцид һәм җирле халыкларның көчләп ассимиляциясе өчен башлангыч нокта булып тора. 15 октябрь акциясенә кушылыгыз. Ирек өчен көрәштә бергә булыйк!
Сөргендәге Бәйсез Татарстан Хөкүмәтенең мәгълүмат хезмәте https://tatar-toz.blogspot.com/2023/10/blog-post_43.html
В Казани крестному ходу да, а День Памяти татар под запретом...
ОтветитьУдалитьВ Казани 10 октября пройдёт общероссийский крестный ход. Эту дату они выбрали не зря так как в эти дни татары всего мира отмечают Хәтер көне - День Памяти павшим защитникам в 1552 году, которые держали оборону столицы Казанского ханство.
По традиции 15 октября татарский народ проводил шествие в цетре Казани, но власти Татарстана уже несколько лет запрещают татарским общественным организациям организовать мероприятия. Зато крестные ходы православных финансируются властями Татарстана, а татарские патриоты получают тюрьмы, штрафы и угрозы...
https://tatar-toz.blogspot.com/2023/10/blog-post_5.html