Грузия Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматынча, парламент сайлауларынңда "Грузин хыялы" идарәче фиркасе җиңде. "Грузин хыялы"н Русия хакимияте яклы дип атыйлар.
АКШ һәм Европа берлеге хакимиятләре Грузиядә 26 октябрьдә үткән сайлауларда булган бөтен канун бозуларны да тикшерергә чакыра.
АКШ дәүләт сәркатибе Энтони Блинкен үзенең белдерүендә чит илләрдән һәм урындагы күзәтүчеләр "сайлауларның нәтиҗәсен ирекле һәм гадел дип танымады", дип искәртте.
Европа берлегенең югары вәкиле Жозеп Боррель исә Еропада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының (ОБСЕ) бер институты булган Демократик институтлар һәм кеше хокуклары бюросының нәтиҗәләрен китерә.
https://www.azatliq.org/a/aksh-ham-evropa-berlege-gruziyadage-saylaularda-bulgan-kanun-bozularni-tikshererga-chakira-/33175943.html
https://tatar-toz.blogspot.com/2024/10/blog-post_55.html
Комментарии
Отправить комментарий