К основному контенту

2024 елда без кемнәрне югалттык?


2024 елда без кемнәрне югалттык?

Узып баручы елны күп сәясәтчеләр дә, милли хәрәкәт активистлары да, шагыйрь, язучылар җырчылар дә вафат булды. Бүген татар-башкорт дөньясында йолдыз булып балкып бакыйлыкка күчкән шәхесләрне искә алабыз.

Дөньяда сугышлар туктамый, Украинада татар-башкорт корбаннары саны арта да арта. Башкорстанга да, Татарстанга да мәетләр күпләп кайта.

Татар-башкорт дөньясында 2023 елда да бакыйлыкка күчкән шәхесләр күп булды. Аларның һәрберсе уникаль, аларның күбесе — җәмгыять, милләт, тел, фән, сәнгать үсешенә күп көч һәм тырышлык куйган кешеләр. Кеше китә, җыры кала дигәндәй, ул шәхесләр арабыздан китеп барса да, аларның гамәлләре, хезмәтләре кала.

Быел татар дөньясын җырчы Зуля Камалова ташлап китте. Башта кешеләр аның чиргә каршы көрәшүен белеп тетрәнде, аңа ярдәмгә акча туплады, аннары аның вафат булу хәбәреннән сыкрады. Ул бик яшь иде, кинәт китүен аның тамашачычы бик авыр кичерде.

Шулай ук татар дөньясы соңгы юлга гомерен татар театрына фида иткән артист Ринат Таҗетдиновны соңгы юлга озатты. Ул гомеренең соңгы көннәренә кадәр эшләде, театр тормышыннан аерылмады. 86 яшендә вафат булды, Казанның татар зиратында җирләнде.

Шулай ук быел Башкортстанда гомер итеп иҗат иткән Фән Вәлиәхмәтовны соңгы юлга озатылды. Галим һәм милли хәрәкәте ветераны Марат Рамазановның да гомере узып баручы елда өзелде.

Башкортсстнның халык шагыйре, башкорт иделогларның берсе Рәшит Шәкүр дә бакыйлыкка китте. Аңа 87 яшь иде, озак вакыт авырды.

Шулай ук 2024 елда вафат булучылар арасында башка танылган кешеләр дә бар:

Марат Рамазанов (1939-2024) — математик, физика-математика фәннәре докторы, профессор, БАССРның атказанган фән иясе, Уфада Татар иҗтимагый үзәгенең беренче рәисе.

Назыйм Ханзафаров (1937-2023). Әдәбиятчы, филология фәннәре докторы, Татарстан гербы идеясының авторы. Узган елның 31 декабрендә вафат булды. Нәкъ бәйрәм көнне.

Равил Шаммас (1930-2024). Башкортстаның халык шагыйре.

Рәфил Ногманов (1950-2024). Татарстан эчке эшләр министрының элеккеге урынбасары, Дәүләт шурасының элекке депутаты.

Әхмәт Галимов (1928-2024). Тарихчы, Мәскәүдәге татарларның иҗтимагый тормышында актив катнашкан шәхес.

Васил Ханнанов (1956 -2024). Русиянең атказанган, Башкортстанның халык рәссамы.

Мидхәт Әбделмәнов (1938-2024). Шагыйрь, композитор, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Розалина Шаһиева (1945-2024). Сәнгать белгече, шагыйрә, тәрҗемәче.

Марина Юдкевич (1963-2024). Журналист.

Әхтәм Зарипов (1935-2024). Артист, режиссер һәм язучы.

Нурия Абдуллина (1957 -2024). Башкорт радиосы ветераны, журналист, җырчы, композитор.

Дөнья, Русия киңлегендә билгеле булучылар да бакыйлыкка күчте. Быел Дональд Сазерленд, Анук Эме, Василий Уткин, Александр Ширвинд, Анастасия Заворотнюк, Юрий Соломин, Светлана Светличная һәм башкалар.

Бүген һәрберсен искә алабыз, чөнки аларның һәрберсе уникаль шәхес, аларның күбесе — җәмгыять, милләт, тел, фән, сәнгать үсешенә күп көч һәм тырышлык куйган кешеләр. Кеше китә, җыры кала дигәндәй, ул шәхесләр арабыздан китеп барса да, аларның гамәлләре, хезмәтләре кала.
https://tatar-toz.blogspot.com/2024/12/2024_26.html

https://www.azatliq.org/a/elda-bez-kemnarne-yugalttik-/33245434.html


Комментарии

Популярные сообщения из этого блога

Татарский народ имеет право на свое государство. Меджлис рассмотрит вопрос признаниям независимости Татарстана

Татарский народ имеет право на свое государство. Меджлис рассмотрит вопрос признаниям независимости Татарстана. Членами Меджлиса крымскотатарского народа в ближайшее время будет рассмотрено по сути обращение Правительства Независимого Татарстана о признании независимости. Об этом QIRIM.News заявил глава Меджлиса Рефат Чубаров. Он выразил уверенность, что крымские татары вместе с казанскими татарами найдут «ещё более эффективные пути нашего сотрудничества во благо наших народов». «Меджлис крымскотатарского народа активно взаимодействует с руководителями Правительства независимого Татарстана по всем вопросам, связанным с поддержкой Украинского государства, укреплением взаимоотношений между крымскотатарским и татарским народами. Чубаров отметил, что современная россия является государством, в котором против воли к свободе и независимости, силой удерживаются коренные народы. «К числу таких порабощенных народов, прилагающих особые усилия к обретению своей свободы и образованию независим...

В Канаде ЖЁСТКО ОБЛАМАЛИ Трампа! НОВЫЙ премьер ОТВЕТИЛ на УГРОЗЫ США.

В Канаде ЖЁСТКО ОБЛАМАЛИ Трампа! НОВЫЙ премьер ОТВЕТИЛ на УГРОЗЫ США. ПОСЛУШАЙТЕ  ‪@dwrussian‬

Серия ударов по авиабазам ВВС РФ | Спад производства и бюджетный кризис в России

Серия ударов по авиабазам ВВС РФ | Спад производства и бюджетный кризис в России  https://www.youtube.com/watch?v=frSqAPJ6VeE