Анам теле һәм милләт
Анам теле күпме гасыр буе
Хезмәт иткән туган халкына.
Тагын-тагын тавыш күтәрәм мин
Газиз туган телем хакына.
Күпме михнәт чиккән анам теле,
Читләр аны күпме үзгәрткән;
Надан халык теле булсын өчен
Ят хәрефләр таккан милләткә.
Кысан кыса куйган шушы телгә,
Алга барыр юлы киселгән.
Юлсыз телләр онытыла бара,
Чыга- чыга тарих исеннән.
Бүген татар теле мескен хәлдә,
Юл читендә калган яшь түгеп.
Кайсы татар җаны әрнемәсен,
Туган телдә шундый хәл күреп?!
Телсез калган халык эреп бетә,
Теле юкның үзе юк бит ул.
Ана теле безне милләт итә,
Телсез милләт җирдә юк бит ул.
Ни мактаныч эзле булуыңда,
Әгәр киләчәгең булмаса?
Нәрсә диеп бүген масаясың,
Татар иртәгә юк ләбаса?
Анам теле- туган халкым теле,
Кирәк түгел башка беркемгә.
Татар җаны яши, татар моңы,
Милләтемнең рухы бу телдә.
Телемә тик халкым гына терәк,
Ни дип читтән ярдәм көтәсең?
Ана телеңне дә сакламасаң,
Бетәсең бит, татар, бетәсең…
Аңларсыңмы шуны, нишләрсең?
Тимер Заһит, 2025 ел.
https://tatar-toz.blogspot.com/2025/12/blog-post_77.html

Комментарии
Отправить комментарий